Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия транспорт министрлыгыннан "Сухой Суперджет 100" очкычларын тикшерүне сорыйлар


"Сухой Суперджет 100" очкычы
"Сухой Суперджет 100" очкычы

Шереметьево һава аланында 5 майда булган казадан соң һава ширкәтләре "Сухой Суперджет 100" (SSJ-100) очкычы системнарында сертификация таләпләрен үтәлешен тикшерүне сорый.

20дән артык һава ширкәте кергән һава транспорты берлеге Русия транспорт министрлыгына мөрәҗәгать иткән.

Берлек, аерым алганда, очкычта статик электрдан саклау системының ышанычлылыгын, канатлар һәм шасси тирәсендәге конструкцияләрнең ныклыгын, тышта янгын булганда салонны саклау һәм экипажга күнегүләр уздыру програмын тикшерергә кирәк дип саный.

Хаттан кайбер өзекләрне "Коммерсантъ" китерә. Анда шулай ук "Аэрофлот" авиаширкәтенең Шереметьево һава аланында булган SSJ-100" очкычы казасы Русия авиациясе һәм авиасәнәгате абруена җитди зыян салды" диелә.

5 майда "Аэрофлот" ширкәтенең Мостай Кәрим исемен йөртүче "SSJ-100" очкычы Мәскәүдән Мурманскига очып киткәннән соң техник сәбәпләр аркасында бераздан кире әйләнеп кайтырга мәҗбүр булды. "Шереметьево" һава аланына төшеп утырганда ул җиргә каты бәрелде һәм очкычка ут капты. Очкычтагы 78 кешенең 41-е һәлак булды.

Boeing һәм Airbus очкычларына көндәш итәргә теләгән Русиянең Superjet очкычы беренче мәртәбә җәмәгатьчелеккә 2007 елның сентябрендә күрсәтелде, 2008 елның маенда беренче очыш сынавы үтте. Барлыгы 170-ләп очкыч җитештерелгән. Аларның күпчелеген Русия ширкәтләре куллана. Бу очкычта еш кына төрле җитешсезлекләр ачыклана. 2016 елда Бигеш һава аланында да Superjet очкычы җитешсезлек сәбәпле кире төшеп утырырга мәҗбүр булды.

Русия хөкүмәте Шереметьеводагы казадан соң әлеге очкычларны куллануга чикләүләр кертмәде. Әмма "Аэрофлот" ширкәте рейсларны үзе алыштыра башлады. Бер атна эчендә ширкәт SSJ 100-нең 50 очышын алыштырды.

XS
SM
MD
LG