Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яшел Үзәннең тарихи Полукамушки өлешендә ике йорт янды


"Полукамушки"да йорт яна
"Полукамушки"да йорт яна

Яраланучылар яки һәлак булучылар юк, әлеге йортларда кеше яшәмәгән.

Яшел Үзәннең Полукамушки өлешендә каза хәлендә дип танылган ике йорт янды. Бу хакта гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан идарәсе хәбәр итә.

Янгын сүндерүчеләр килеп җитүгә ике йортның түбәсе ялкынланып янган булган. Агач янкормаларны да ут камап алган.

Утның өченче йортка күчү куркынычы да булган. Янгын мәйданы 250 дүрткел метр диелә.

Яшел Үзәндә янгын
Яшел Үзәндә янгын

Яшел Үзәннең Полукамушки тарихи өлешендә яртылаш таштан, яртылаш агачтан салынган 26 йорт урнашкан. Әлеге район шәһәрдә бердәнбер тарихи мирас дип санала, чөнки бу йортлар XIX гасыр азагында төзелгән.

Йөздән артык ел элек төзелгән йортлар бүген дә яшәрлек хәлдә. Рәсми экспертиза нәтиҗәләренә күрә, йортлар 22 процентка гына тузган. Ләкин шәһәр хакимияте йортлар каза хәлендә дип белдерә һәм халыкка аннан китәргә кушты. Хакимиятләр һәр дүткел метр өчен 11022 сум яки социаль ипотека тәкъдим итә. Күпләрнең яңа торак һәм ипотека алырга акчалары юк.

Биредә матур туристик урын ясарга телиләр.

XS
SM
MD
LG