Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Йә шушы йортта асылынып үләм, йә үземне яндырам"


Зәйтүнә Короткова: "Йә шушы йортта асылынып үләм, йә үземне яндырам"
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:11 0:00

Яшел Үзәннең "Полукамушки" өлеше кебек урыннан туристик үзәк ясаган Иркутскины карап кайткан җитәкчеләр хәзер йортларны кешеләрдән арындыра.

Яшел Үзәндә "Полукамушки" дигән тарихи район бар. Анда яртылаш таштан, яртылаш агачтан салынган 26 йорт урнашкан. Әлеге район шәһәрдә бердәнбер тарихи мирас дип санала, чөнки бу йортлар XIX гасыр азагында төзелгән. Йөздән артык ел элек төзелгән йортлар бүген дә яшәрлек хәлдә. Рәсми экспертиза нәтиҗәләренә күрә, йортлар 22 процентка гына тузган. Ләкин шәһәр хакимияте йортлар каза хәлендә дип белдерә һәм халыкка аннан китәргә куша. Биредә матур туристик урын ясарга телиләр.

Иркутски шәһәрендә дә нәкъ шундый ук архитектура үрнәге саналган тарихи урын бар ди, ул бик күп туристларны җәлеп итә икән. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та аны карап, сокланып кайткан. Һәм хәзер Яшел Үзән хакимияте дә, шәһәргә туристлар җәлеп итәр өчен, әлеге йортларны төзекләндереп, эчләрендә кафе, кибет, ял итү урыннары ясап, туристик үзәк оештырмакчы.

Бу тарихи биналар шәһәрнең үзәгендә һәм бик уңайлы җирдә урнашкан. Кибет, базар, автовокзал, шифаханә, парк, урман – барысы да берничә генә адымда. Туристлар җәлеп итәр өчен менә дигән урын. Ләкин моны тормышка ашыру өчен бер проблем бар – биредә кешеләр яши. Хәзер аларга бер дүрткел метр өчен 11 мең сум акча тәкъдим итеп, башка урын эзләргә кушалар. Халыкның бер өлеше күченгән, бер өлеше һаман да шунда яши.

Зәйтүнә Короткова
Зәйтүнә Короткова

68 яшьлек Зәйтүнә Короткова биредә инде 50 ел гомер итә. 2015 елда аңа йортының каза хәлендә икәнен искәртеп киткәннәр, шәһәр хакимияте сүзләренчә, бу карар имеш 2011 елда ук чыгарылган булган. Зәйтүнә ханым торган 35 дүрткел метрлы фатир өчен аңа 380 мең сум акча бирәләр, ләкин ул бәягә Яшел Үзәндә бернинди дә фатир алып булмый, калганына ипотека алырга кушып, йорттан мәҗбүри чыгарга кушалар. Шуннан бирле Зәйтүнә ханым мәхкәмә юлларын таптарга мәҗбүр.

"Миңа хәзер бер дүрткел метр өчен 11 мең сум акча бирәләр һәм 15 елга ипотека тәкъдим итәләр. 14 мең пенсия акчама нинди ипотека алыйм? Ирем өч ел элек үлеп китте, миңа хәзер 68 яшь, нинди 15 елга ипотека? Мин аны соңгы сулышыма кадәр түләргә тиеш буламмы? Яисә балаларыма күчимме?", дип өзгәләнә ул.

Йортның ни хәлдә булуын ачыклар өчен рәсми экспертиза үткәрелгән. Аның нәтиҗәләренә күрә, йорт 22 процентка гына тузган. "Полукамушки"да яшәүче халык сүзләренчә, йортларның диварларына "Сүтәргә" ("Снос") дигән язулар эленсә дә, йортларны сүтеп ташламаячаклар, бу тарихи биналар хакимияткә кирәк, ә менә анда торучы кешеләр кирәкми.

"Иртән торып тышка чыксак, йорт диварында "йортны сүтәргә" дип язылган такта эленеп тора. Күрәсең, оятлары аз булса да бар, көндез килеп безнең күз алдыбызда шушы тактаны кагарга кыймаганнар", дип сөйли Зәйтүнә ханым кулында шул тактаны селкеп.

2016 елның июнь аенда монда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та килгән булган. Аны шушы тарихи урын белән таныштырганда нәкъ менә Зәйтүнә ханымның йортын күрсәткәннәр.

Иркутскидагы йортлар
Иркутскидагы йортлар

"Миңнеханов керде, фатирымны карап чыкты. "Нинди каза хәлендәге йорт булсын бу", дип тә гаҗәпләнде әле. Ул безнең район җитәкчесе, шәһәр мэры Александр Тыгин белән берничә тапкыр Иркутскига барып кайтты һәм шул тарихи туристик урынны карады.

Шәһәрне матурлыйсылары килә икән, мин бит каршы түгел, алсыннар. Ләкин бирсеннәр миңа 35 дүрткел метрлы фатир

Шәһәрне матурлыйсылары килә икән, мин бит каршы түгел, алсыннар. Ләкин бирсеннәр миңа 35 дүрткел метрлы фатир. Шәһәр мэры Тыгин янына барып берәр иске фатир булса да бирегез дип сорап караган идем. Эчкечеләрдән яисә үлеп киткән кешеләрдән калган фатир булса да ярый, акрынлап үз көчем белән төзекләндерермен дидем. "Бездә фатир юк", дип җавап кайтарды.

Мин гомер буена тимер заводында эшләдем, 1995 елдан хезмәт ветераны. Болай да гомер буена фәкыйрьлектә яшәдек, картлык көнемдә дә мин ипотекага фатир алып, аны гомеремнең азагына кадәр түләргә тиеш икән.

Үземне белгәннән бирле талон системы белән яшәдек. Балачакта әти белән әни: "Иртәгә мәктәпкә бармыйсыз, май бирәләр, май алырга барасыз" дия иде. Кеше башына 200 грамм көнбагыш мае бирәләр иде.

Кияүгә чыккач улым туды – шунда да талон системы иде, оныгым туганда да талон белән тауар ала идек. Гомер буе фәкыйрьлектә яшәдек. Чәй юк иде, чәй урынына кишер киптереп эчә идек, шуңа да карамастан, эшне ташламадык, өч смена эшли идек. Әле дә исемдә, өйдән бәрәңге тутырып китә идем дә, эштә мичтә тәгәрәтеп ашый идек. Ипине эштә исемлек белән генә ала идек.

Йә шушында асылынып үләм, йә үз-үземне яндырам, ләкин фатирдан чыкмаячакмын

Ирем яман шеш авыруыннан вафат булды, ул исән чакта аңа кыйммәтле дарулар ала идек. Үзем ел саен диярлек операция ясатам, кыйммәтле дарулар алам. Әле бит ашарга да кирәк, утка-суга да түләргә кирәк. Ипотекага акчаны каян алыйм? Кемдер ипотекага ризалашты, мин алар биргән 389 мең сумны да алмадым, хисапта тора. (Милек иясе хокукыннан мәхрүм итеп, ул акчаны нотариуска күчергәннәр - ред).

Ипотека алырлык хәлем дә юк, фатир алырга акчам да юк. Бу йортымнан чыкмаячакмын, йә шушында асылынып үләм, йә үз-үземне яндырам, ләкин фатирдан чыкмаячакмын. Түрәләргә һаман җитми, аларда берничә коттедж да бар, чит илләрдә бөтен нәрсәне файдаланып яталар, ә гомер буе заводта сәламәтлеген кызганмый хезмәт иткән гади халыкка – ипотека, ди Зәйтүнә ханым.

"Полукамушки"дагы йорт
"Полукамушки"дагы йорт

Зәйтүнә ханым өч ел дәвамында мәхкәмәләрдә үз йортын саклап калырга тырыша. "Атна саен мин мәхкәмәгә йөрим. Хәзер менә рәсми экспертизаны карыйлар, имеш тә эксперт буларак бер кеше килеп тикшерүләр үткәргән, ә документта ике кеше кул куйган. Икенче кеше ул шул экспертиза оешмасы мөдире. Хәзер бәйләнделәр, ничек ул кеше килеп карамыйча кулын куйган", ди ул.

Тагын бер вариант буларак, хакимият социаль аренда тәкъдим итә, ләкин Зәйтүнә Короткова моңа риза түгел, килешүнең шартлары өлкән яшьтәге кеше күтәрерлек түгел ди ул.

Зәйтүнә Короткова фатирында җылыту системы
Зәйтүнә Короткова фатирында җылыту системы

"Шушы фатирга күчкәндә гомерлеккә булыр дип уйлаган идек. Хосусыйлаштырырга өндәделәр, нәрсә икәнен дә белмичә ясаттык. Акча өчен түгел, ә гомер буена булыр, бездән соң балаларыбызга калыр дип ясаттык. Минем фатирымда бит әле рәхәтләнеп торырлык. Индивидуаль җылыту, батарейларым яңа, су җылыту җиһазы яңа, идәннәр, диварлар нык, нишләп мин моннан урамга чыгып китәргә тиеш ди? Бармы монда гаделлек?", дип сорый ул.

Зәйтүнә Короткова гаделлек эзләп Русиянең югары мәхкәмәсенә кадәр барып җитәргә әзер булуын, йортында яшәү хокукы өчен ахыргача көрәшәчәген белдерде. Хәзер әлеге йортларда яшәүче 6-7 гаилә генә калган, алар арасында картлар һәм мөмкинлекләре чикле булган кешеләр дә бар. Йортларында яшәр өчен алар да, нәкъ Зәйтүнә ханым кебек, көчләреннән килгәннең барысын да эшлиләр.

Салынган вакытта "Полукамушки" районында 30 йорт булган, тора-бара дүрт йортны сүтеп, күпкатлы йортлар төзегәннәр. Яшел Үзәндә каза хәлендәге йортларда яшәүчеләргә нәкъ шул күпкатлы йортларда фатир тәкъдим итәләр. Ләкин ул йортлардагы фатирларның тулаем мәйданчыгы 17-20 дүрткел метр, яшәү мәйданчыгы 6-9 дүрткел метр гына, кешеләр мондый "уңайлы" фатирлардан баш тарта.

фикерләр (17)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG