Accessibility links

Русия баш прокуроры ят агентлар турында канунны кырыслатырга чакыра


Юрий Чайка
Юрий Чайка

Чайка ят агентлар исемлегенә гамәлгә куючылар арасында чит ил кешеләре булган сәүдәгә корылмаган оешмаларны да кертергә тәкъдим итә.

Русия баш прокуроры Юрия Чайка Думада хөкүмәт сәгатендә чыгыш ясап, депутатлардан ят агентлар турында канунны кырыслатуны сораган. Бу хакта Интерфакс хәбәр итә.

Чайка ят агентлар реестрына Русиянең юридик затлары тарафыннан финансланган, әмма гамәлгә куючылары арасында чит ил кешеләре булган сәүдәгә корылмаган оешмаларны кертергә кирәк дип саный.

Элегрәк юстиция министрлыгы Русиядә эшләүче сәүдәгә корылмаган оешмаларны чит илдән финанслау 25 процентка артты дип белдергәннәр иде.

  • Ят агентлар турындагы канун 2012 елдан бирле эшли. Документка ярашлы, сәяси эшчәнлек белән шөгыльләнүче һәм чит илдән акча алучы, сәүдәгә корылмаган оешмалар махсус реестрда теркәлергә тиеш.
  • Реестрга эләгүче оешмалар ярты ел саен үз эчшәнлеге турында хисап тапшырырга, матбугат чараларында үзләренең ят агент булуларын күрсәтергә тиеш. Ят агент дип аталудан баш тартучыларга 300 мең сумга кадәр штраф салынырга мөмкин.
  • 2018 елның ноябрендә чит илдән финансланучы матбугат чараларын да ят агентлар дип танырга мөмкинлек бирүче канун кабул ителде. Соңрак Русия думасы физик затларны да ят агент дип тану мөмкинлеге бирүче үзгәртүләр кабул итте.
  • Бүгенге көндә ят агентлар реестрына 150дән артык сәүдәгә корылмаган оешма һәм матбугат чарасы кергән. Алар арасыда "Голос" берләшмәсе, "Мемориал" хокук яклау оешмасы, "Җәзаларга каршы тору комитеты", Азатлык радиосы, Idel.Реалии проекты, Америка авазы, Азат Европа/Азатлык Радиосы (RFE/RL) корпорациясе, Сибирь.Реалии, Фактограф, Кавказ.Реалии, Крым.Реалии медиапроектлары һәм Хәзерге Заман телеканалы бар.
XS
SM
MD
LG