Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гафуров "туган тел" дәресләрен "Русия халыклары телләре" итеп үзгәртергә тәкъдим итте


Илшат Гафуров
Илшат Гафуров

Гафуров фикеренчә, бу үзгәрешләр ата-аналарга республикадагы икенче дәүләт телен сайлау өчен мөһим.

Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров мәктәпләрдә укытылучы "туган тел" дәресләре атамасын үзгәртергә чакырды. Бу хакта ул Казанда узган Русия халык фронты активистлары белән очрашуда белдерде. Утырышны Русия халык фронты рәистәше Елена Шмелева алып барды.

Гафуров сүзләренчә, әлеге үзгәрешләр ата-аналарга республикадагы икенче дәүләт телен сайлау өчен мөһим.

"Күз алдына китерегез, мин Башкортстанда яшим ди. Мин туган телемне башкорт теле дип гариза язарга тиеш. Үзем татар, урыс яки башка милләттән булсам да. Кеше болай дип язмаячак. Мәгариф канунында "туган тел" төшенчәсен "Русия Федерациясе халыклары телләре" итеп үзгәртергә кирәк. Ул вакытта барысы да аңлаешлы булыр иде. Безнең республикада татар теле икенче дәүләт теле санала. Теләсә кайсы милләт вәкиле үзенә кирәкле телне сайлый алыр иде", диде Илшат Гафуров.

Илшат Гафуровның тәкъдимен Русия халык фронты рәистәше Елена Шмелева берничек тә шәрехләмәде.

Татарстанда татар теле дәүләт теле булса да, ул 2017 елдан мәктәпләрдә ихтыяри укытыла. Әлеге үзгәрешләр Владимир Путинның Йошкар-Оладагы чыгышыннан соң башланды. Соңрак мәгариф турындагы федераль канунга туган телләр укыту өлешенә төзәтмәләр кертелде. Татарстан Дәүләт шурасы әлеге канун проектын бертавыштан хуплады.

XS
SM
MD
LG