Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин Русия думасына ракетлар килешүен үтәүне туктатып тору турында канун өлгесе кертте


Владимир Путин
Владимир Путин

Канун АКШ һәм CCCР арасында төзелгән ракетлар килешүен туктатып торуны күздә тота. Президентка теләгән вакытта әлеге килешүне кабат торгызу хокукы бирелергә мөмкин.

Русия президенты Владимир Путин пәнҗешәмбе Русия Думасына АКШ һәм Советлар берлеге арасында төзелгән "Ерак һәм якын ара ракетларны юк итү турында" килешүнең көчен туктатып тору турында канун өлгесе кертте. Бу хакта журналистларга парламентның түбән пулаты рәисе Вячеслав Володин белдерде.

Дума әлеге канун өлгесе турында фикер алышып, аны карауның вакытын билгеләячәк. Володин ачыклык кертүенчә, канун өлгесенә ярашлы, "президент килешүнең көчен янә торгызу турында карар кабул итү хокукына ия булачак".

4 мартта Русия президенты Владимир Путин Русиянең урта һәм кече ераклыктагы ракетлар турында АКШ белән төзелгән килешүне үтәвен туктатып тору турында фәрман имзалаган иде. Мондый карар "АКШның килешүдә каралган йөкләмәләрен үтәмәве" сәбәпле кабул ителде диелде.

Моңа кадәр 1 февральдә АКШ әлеге ракетлар килешүеннән чыгу турында белдерде. Вашингтонда Русиянең 9М729 "Новатор" ракеты килешү шартларын боза дип саныйлар.

  • Документны 1987 елда Рональд Рейган һәм Михаил Горбачев имзалаган иде.
  • Әлеге документ 500дән алып 5500 чакрымга кадәр очкан баллистик һәм канатлы ракетларны җитештерүне һәм сынауны тыя. Аның нигезендә Совет берлегендә һәм АКШта шундый ракетлар юк ителергә тиеш иде.
  • Элегрәк НАТО баш секретаре Йенс Столтенберг Русиянең килешү шартларын үтәү өчен соңгы мөмкинлеге калды диде һәм моны файдаланып калырга өндәде. Шул ук вакытта Столтенберг, Мәскәү гамәлләренә карамастан, НАТО кораллану ярышына омтылмый, Европада атом коралы куәтен арттырга җыенмый дип тә өстәде.
  • Килешүдә катнашуны туктатып торганнан соң, АКШ элек тыелган кайбер ракетларны сынаячагы турында хәбәр итте. Медиа мәгълүматларына караганда, бер мең километрга оча алучы әлеге канатлы ракетларны сынау августта ук узарга мөмкин.
XS
SM
MD
LG