Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымда Русия куәт оешмалары ике кырымтатар активистын тоткарлаган


Лутфие Зудиева һәм Мумине Салиева

Кырымда Лутфие Зудиева һәм Мумине Салиева тоткарланган. Аларны административ кодексның 20.3 маддәсе (тыелган символика күрсәтү) нигезендә гаеплиләр.

Джанкой шәһәрендә Русия куәт оешмалары хезмәткәрләре кырымтатар активисты, хокук яклаучы һәм журналист Лутфие Зудиеваны тоткарлаган.

Крым.Реалиига активистның ире Сейтасан Зудиев хәбәр итүенчә, аны базарда тоткарлаганнар. Ире сүзләренчә, тоткарлаучылар сивил киемнән булган. Алар Сейтасан Зудиевның машинасы юлына чыкан һәм беркетмә төзер өчен Лутфиегә Акмәчетәге полиция бүлегенә барырга кушкан.

Лутфие Зудиева
Лутфие Зудиева

Адвокат Эмиль Курбединов мәгълүматларына караганда, активистны экстермизмга каршы көрәш үзәге хезмәткәрләре тоткарлаган. Зудиева административ тәртип бозулар кодексының 20.3 маддәсе нигезендә гаеплиләр. Әлеге маддә нигезендә аңа административ сак астына алу яный.

Күптән түгел Лутфие Зудиева кырымтатар активисты Дилявер Меметов белән Азатлыкка кырымтатарларның тормышы, сәяси эзәрлекләүләр турында әңгәмә биргән иде.

Соңрак Бакчасарайда "Э" үзәге хезмәткәрләре "Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә гаепләнүченең хатыны, "Кырым балачагы" инициативы координаторы Мумине Салиеваны да тоткарлаган. Бу хакта адвокатлар Эмиль Курбединов һәм Маммет Мамбетов хәбәр итте.

Мумине Салиева
Мумине Салиева

Салиеваны да тыелган символика таратуда гаепләмәкчеләр.

Русия куәт оешмалары бу хакта рәсми хәбәр бирмәде.

2014 елда Русия аннексияләгәннән соң Кырымда төрле сәбәпләр белән кырымтатарларны тоткарлау, хөкем итү, аларның югалу, үтерелү очраклары даими булып тора. Әле күптән түгел бер юлы 24 кеше тоткарланды. Алар Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасында катнашуда гаепләнә.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG