Accessibility links

Кайнар хәбәр

Урок 14: бүләк бирәбез һәм кабул итәбез (дарим и принимаем подарки)


Все любят получать подарки! А как правильно подарить подарок на татарском, что нужно при этом говорить? И как правильно благодарить татарча? У нас новый урок разговорного татарского для продолжающих, поехали!

Многие люди любят делать подарки. Некоторые признаются, что дарить им даже приятнее, чем получать. А в какую категорию входите вы?

Лексика урока

кабул итү – принимать
бүләк итү – дарить
чын күңелдән – от всего сердца (прямой перевод: от души)
кирәкле – нужный
истәлекле – памятный / истә кала торган
кәеф кырыла – портится настроение
дөресен әйткәндә – по правде говоря
көтеп алынган – ожидаемый
көтелмәгән – неожиданный
Бүләк нинди булырга тиеш? – Каким должен быть подарок?
Күптән кызыгып йөри идем – давно интересовался / "давно хотел"
бүләкне төрү – завернуть подарок
бүләкне төрергә кирәк – нужно завернуть подарок
салу – класть
тартма – коробка
тартмачык – шкатулка

ЧТО ДЕЛАЮТ СО СЛОВОМ "БҮЛӘК"

Прежде чем начнем говорить про виды подарков, разберёмся с самим словом "бүләк". Мы уже говорили об этом на курсе разговорного татарского для начинающих, помните? Сейчас же разберём подробные фразы с этим словом. Берём ручку, словарик записываем и запоминаем!

  • Бүләк – подарок
  • Бүләк бирү – дарить подарок
  • Бүләк итү – дарить (например: машина бүләк итү – дарить машину)
  • Слово "принимать" в татарском языке будет звучать как "кабул итәргә". Например: Хәлимә бүләкне кабул итте. – Халима приняла подарок. Еще есть такое выражение как "яратып кабул итте", дословно на русский язык переводится как "принял подарок любя".
  • Бүләк алып кайту – принести подарок

Ну и пару предложений для закрепления:

  • Син дусларыңа ялдан бүләкләр алып кайтасыңмы? – Ты привозишь подарки друзьям с отдыха?
  • Син якыннарыңа ялдан бүләкләр алып кайтырга җыенасыңмы? – Ты собираешься привезти родным подарки с отдыха?
  • Боливиядән Салих миңа эшләпә алып кайткан. – Салих привез мне из Боливии шляпу.

БҮЛӘК НИНДИ БУЛЫРГА ТИЕШ?

Итак, бүләк бирәбез. Мы собрались покупать подарок. Но пока не можем определиться с выбором. Не переживайте, сейчас разберёмся. Для начала давайте рассмотрим каким может быть бүләк:

Бүләк нинди була (Каким бывает подарок?)

  • кыйммәтле – дорогой
  • арзан – дешевый
  • затлы – шикарный, раскошный
  • чын күңелдән – от всего сердца (прямой перевод: от души)
  • кирәкле – нужный
  • кирәксез – ненужный (бывает и так)
  • истәлекле – памятный / истә кала торган

Вспомните несколько последних подарков, которые дарили вам, или которые дарили вы. Какие они? Попробуйте описать их, используя лексику выше.

  • Бүләк нинди? – Бүләк кыйммәтле.

Эти слова нам ещё пригодятся, ведь впереди у нас – монологи про подарки. Предлагаем вашему вниманию мнения людей разных профессий, ну а делать выводы и определяться каким должен быть подарок за вами.

Айваз, 44 яшь, дегустатор:

Мин бүләкләр яратмыйм. Нәрсәгә кирәк соң ул бүләк? Кешенең акчасы бар, үзе кибеткә бара да, кирәк әйберен ала. Ә инде бүләкне сатып алсаң, ул әйбер кешедә булса, аңа ул ошамаса? Нишлисең? Ул да куанмый, синең дә кәефең кырыла. Менә, мәсәлән, миңа, бер генә тапкыр яхшы бүләк биргәннәре бар. Ул да булса затлы, кыйммәтле Швейцария сәгате. Мин бик куандым аңа. Чөнки аның турында күптән хыяллана идем.

please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:00:34 0:00
йөкләү

Гөлшат, 17 яшь, студент:

Мин бүләк биргәнне күбрәк яратам. Мине саран дип уйлыйсыздыр, мин саран түгел. Мин бары тик баш катырырга яратмыйм. Чөнки бүләкне бирер алдыннан уйларга кирәк: нәрсә алыйм, ниндине алыйм... Уф... Ә менә кабул иткәндә рәхәт: елмаеп, "рәхмәт" дип кенә әйтергә кирәк, яки инде "рәхмәт яусын, күптән кызыгып йөри идем" дисәң, бүләк бирүче кеше шатлана, куана.

please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:00:27 0:00
йөкләү

Илгизә, 27 яшь, бариста:

Мин бүләкләрне кабул итәргә дә, бүләк бирергә дә яратам. Күбрәк бирергәдер. Чөнки кешегә кирәкле яки аңа ошый торган әйберне бүләк итү ул минем өчен үзе бер бүләк. Шуңа күрә мин сезгә бүләк сайлаганда өч принципны истә тотырга киңәш итәм: чын күңелдән, кирәкле һәм истәлекле. Ә, әйтергә онытканмын, иң кызыгы әле матур тартмага салып бирү...Тасмалар, тартмалар, төсле кәгазьләр....

please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:00:32 0:00
йөкләү

Прочитали, прослушали? Попытайтесь не заглядывая в текст вспомнить, кто из героев что любит – дарить подарки или получать их? И помните ли вы, какие подарки им дарили?

Диалог: Кемгә нинди бүләк?

  • Гөлсинә: Чулпан, яллар бигрәк тиз үтә... Иртәгә кич кайтып китәбез.
  • Чулпан: Әйтмә дә... Мин монда тагын берәр айга калыр идем...
  • Гөлсинә: Әле мин бүләкләр дә алмаган.
  • Чулпан: Нинди бүләкләр?
  • Гөлсинә: Ялдан бүләкләр. Мин ел саен ялдан туганнарыма, дусларыма бүләкләр алып кайтам. Ә син якыннарыңа ялдан бүләкләр алып кайтырга җыенасыңмы?
  • Чулпан: Миндә андый традиция юк. Мин бит якыннарым өчен ялга бармыйм, үзем өчен барам.
  • Гөлсинә: Ә үзең өчен нинди истәлекле бүләк аласың?
  • Чулпан: Мин инде 2001 елдан бирле ялдан төрле тәлинкәләр алып кайтам һәм шуларны аш бүлмәсенә диварга эләм. Коллекциям зур инде.
  • Гөлсинә: Кызык икән. Мин үземә истәлекле бүләкләр ясарга яратмыйм, ә менә якыннарыма бүләк алырга бик тә яратам. Алар минем бүләкләрне шундый шатланып кабул итәләр.
  • Чулпан: Бүләкне кем яратмый соң...Нәрсәләр аласың инде?
  • Гөлсинә: Энем Илназ каләм сорады, әни белән әтигә тәмле чәй, якын дустым Алиягә сумка, ә эштәге коллегаларыма баллы күчтәнәчләр алырмын дип уйлыйм.
  • Чулпан: Алайса миңа да берәр күчтәнәч алырга инде...
  • Гөлсинә: Кич кибетләргә чыгып керербез.
  • Чулпан: Яхшы, сөйләштек.
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:14 0:00
йөкләү

Проверка на понимание диалога. Ответьте на следующие вопросы:

  • Гөлсинә белән Чулпан кайда?
  • Кем бүләкләр бирергә ярата: Чулпанмы яки Гөлсинәме?
  • Чулпан туганнарына бүләк алырга җыенамы?
  • Гөлсинә якыннарына нинди истәлекле бүләк алырга җыена?
  • Чулпан үзе өчен ялдан нинди истәлекле бүләк алып кайта?

Упакуем подарок

Театр начинается с вешалки, а подарок с упаковки. Ведь даже самый простой презент спрятанный в упаковку, произведет впечатление и порадует по особенному получателя подарка.

Итак, глагол "төрергә" – завёртывать, обернуть, упаковывать, закутывать.

  • Бүләкне төрү – завернуть подарок
  • Бүләкне төрергә кирәк – нужно завернуть подарок
  • Земфира Исламга дигән бүләген матур итеп крафт кәгазе белән төргән. – Земфира упаковала свой подарок для Ислама в крафт-бумагу.

Еще, помимо упаковочной бумаги, подарок можно положить в красивый пакет, коробку, шкатулку...

  • Бүләкне ул кечкенә тартмачыкка салган. – Подарок он положил в маленькую шкатулку.
  • Чәчәкләрне төрле матур тартмаларга салып була. – Цветы можно упаковать в разные красивые коробки.

А вы как считаете: обязательно ли упаковывать подарок? Прослушайте следующий диалог, чья позиция вам по душе?

Диалог "Креатив булсын"

  • Гүзәл: Алло, Римма! Сәлам! Ни хәлләрегез бар?
  • Римма: Сәлам, Гүзәл! Ярый, бер килеш, үзегез нихәл? Нинди яңалыкларыгыз бар?
  • Гүзәл: Без дә бер килеш, яңалыклар юк, ә сездә? Кара әле, Римма, бу атнада бит әнинең туган көне.
  • Римма: 2 июнь бу атнада мени?
  • Гүзәл: Әйе. Я, нәрсә бүләк итәбез? Бәлки бергә җыелып бөтенебездән бер бүләк бирербез?
  • Римма: Миндә бер идея да юк. Белмим, әнинең бөтен әйбере дә бар кебек.
  • Гүзәл: Бәлки алтын сәгать?
  • Римма: Нәрсәгә инде ул аңа? Карт әбиләргә бүләк иткән кебек, берәр шундый креатив әйбер уйларга кирәк. Мәсәлән, ял итәргә юллама, ничек уйлыйсың?
  • Гүзәл: Соң әйдә, әти белән икәү барып кайтырлар. Әни күптән кызыл диңгезгә барырга хыяллана иде.
  • Римма: Алайса шул буламы? Кыйммәт дип әйтмисеңме?
  • Гүзәл: Бүлешеп алгач әйбәт кенә, кыймәт түгел. Әни өчен бер әйбер дә кызганыч-жәл түгел. Ул бүләкне син ал, акчаны картаңа күчерермен. Минемчә бүләкне берәр ничек төрдерергә кирәк.
  • Римма: Нәрсәгә кирәк инде ул? Кирәкмәгән кәгазьдер, тасмадыр... Миңа ошамый андый әйберләр.
  • Гүзәл: Ничек инде нәрсәгә? Матур булып истә калсын өчен.
  • Римма: Ярар, ярар... чәчәк кибетенә кереп төрдерермен.
  • Гүзәл: Ә бәлки болай эшләрбез: 5 төрле төстәге тартма алабыз. Тартма эченә тартма салабыз. Иң соңгы тартмада бүләк булыр.
  • Римма: Ярый алай да. Кибеткә кергәч, мин сиңа шалтыратырмын алайса.
  • Гүзәл: Яхшы, өйдәгеләргә сәлам!
  • Римма: Син дә Альбертка сәлам әйт!
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:26 0:00
йөкләү

ПОДАРИ ПОДАРОК ПО-ТАТАРСКИ

Когда даришь подарок, важно произносить искренние слова. Это могут быть пожелания здоровья, успехов во всех начинаниях, согласия в семье, благополучия, прекрасного настроения и т.д. В зависимости от этого и должны рождаться слова.

  • Сезгә ... телим – желаю вам ...

сәламәтлек / саулык – здоровья, зур бәхет – большого счастья, уңышлар – удачи, күңел тынычлыгы – душевного спокойствия, озын гомер – долгих лет жизни.

А в некоторых случаях можно просто сказать:

  • Бу сиңа. – Это тебе.
  • Можно еще добавить "Ә бу сиңа миннән, чын күңелдән. – А это тебе от меня, от всей души".

Топ 3 ответа при получении подарка

Слова благодарности в виде "рәхмәт", "бик зур рәхмәт", "мең рәхмәт" и т.д. вы уже знаете! Но при получении подарка, татары не обойдутся всего одной фразой, а душевно произнесут:

  • И, рәхмәт яусын, күптән кызыгып йөри идем бу әйбергә! – Ой, спасибо большое, давно хотел такую вещь!
  • Рәхмәт бик зур, миңа бик кирәк иде бу әйбер! – Огромное спасибо, мне эта вещь так нужна была!
  • Әһә! Миңа нәрсә кирәген син беләсең инде! Рәхмәт! – Ого! Ну ты знаешь что мне надо! Спасибо!

Кем ничек әйтә? – Кто как говорит?

Татары говорят:

  • Дөя дә бүләк, төймә дә бүләк – Не дорог подарок, дорога любовь. Дословный перевод: И верблюд и пуговица могут быть подарком.

Англичане говорят:

  • Кем бүләк бирә белә, шул яши дә белә. – Кто умеет дарить, тот умеет жить.

Казахи говорят:

  • Бүләк кыйммәт түгел, сөю кыйммәт. – Дорог не подарок, дорога любовь.

На этом наш урок подошел к концу. Предлагаем вам небольшой тест на проверку, усвоенных вами знаний.

Тест: Бүләк бирү

Тест: Бүләк бирү

Сынау

Это курс "Разговорный татарский для продолжающих". Если вы только начинаете изучать татарский, то вам поможет наш курс "Татарский для начинающих".

Не забывайте заглядывать на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Так же мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Facebook-е и Instagram-е.

Встретимся на следующем занятии. ​Сау булыгыз!

татарский для продолжающих

Предлагаем вам курс татарского разговорного для продолжающих. В нём мы изучаем более развёрнутые конструкции, разговорные фразы, обогащаем наш словарный запас и учимся строить более сложные фразы-предложения. Курс для начинающих находится здесь.

последние уроки курса

XS
SM
MD
LG