Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанның Тәтешле районында "Төньяк-көнбатыш башкортлары" конференцисе узачак


Башкортстанның татарлар күпләп яшәүче Тәтешле районына республиканың 100 еллыгына багышланган "Шәҗәрә бәйрәме" узачак. Әлеге бәйрәм кысаларында "Төньяк-көнбатыш башкортлары" исемле фәнни-гамәли конференциясе оештыру да хәбәр ителә.

Республика халык иҗады үзәгендә хәбәр итүләренчә, бәйрәм 8 июньдә булачак. Анда шәҗәрәләр күргәзмәсе, халык кәсепчелеге, балалар рәсемнәре күргәзмәләре, иҗади төркемнәр, сәнгать осталары һәм мәдәният эшлеклеләре катнашында концерт оештырыларчак.

Шулай ук бу көнне "Төньяк-көнбатыш башкортлары" фәнни-гамәли конференциясен уздыру турында да язылган.

Моннан тыш, бәйрәм кысаларында "Йәш килендәр" исемле башкорт киленнәре этнобәйгесе үткәреләчәк диелә хәбәрдә.

Былтыр республика "Шәҗәрә бәйрәме" шулай ук татарлар күпләп яшәүче Балтач районында узган иде.

Тәтешле Башкортстанның татар районнарыннан санала. Биредә җырчылар Салават Фәтхетдинов, Хәния Фәрхи, шагыйрь Әнгам Атнабаев туган.

XS
SM
MD
LG