Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа һәм Казан һава аланнарына яңа исемнәр бирелде


Русия президенты фәрманы белән Казан халыкара һава аланына Габдулла Тукай, Уфаныкына Мостай Кәрим исеме бирелде.

Русия президенты Владимир Путин ватан алдындагы казанышларга ия затлар исемнәрен һава аланнарына бирү турында фәрман имзалады.

Казан һава аланына шагыйрь Габдулла Тукай, Уфаныкына шагыйрь, язучы һәм драматург Мостай Кәрим исеме бирелде.

Түбән Кама янындагы "Бигеш" һава аланы "Нижнекамскнефтехим" ширкәтенең элекке җитәкчесе, Совет берлегенең химия һәм нефть эшкәртү сәнәгате министры Николай Лемаев исемен алган.

Әлеге фәрманда барлыгы 44 һава аланы бар. Мәскәүнең "Внуково", "Домодедово" һәм "Шереметьево" һава аланнары Андрей Туполев, Михаил Ломоносов һәм Александр Пушкин исемнәрен йөртәчәк.

Акмәчет һава аланы Иван Айвазовский исеме белән аталачак.

Русия һава аланнарына исемнәр тавыш бирү нәтиҗәсендә сайланды. Исем сайлау былтыр октябрьдә башланды. Белгечләр моны халык игътибарын илдәге төп проблемнардан читкә юнәлтү өчен уйлап чыгарылган уен дип саный.

Күп шәһәрдә тавыш бирү тирәсендә шау-шу булды. Акмәчет һава аланына тавыш бирүдә кырымтатар очучысы, ике тапкыр Совет берлеге каһраманы Аметхан Султан исемен кертмәделәр, зур шау-шудан соң аның исеме исемлеккә кертелде, ләкин иң күп тавыш (65-67%) җыйган хәлдә соңгы, дүртенче этапка эләкмәде. Уфа һава аланына исем сайлауда да каршылыклар булды, бер төркем жәмәгәть эшлеклесе исемлектән Мостай Кәрим исемен алуны таләп итте.

XS
SM
MD
LG