Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путинның түбән рейтингыннан соң ВЦИОМ сораштыру методикасын үзгәрткән


Владимир Путин
Владимир Путин

Бөтенрусия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) Русия президенты Владимир Путин рейтингын яңа методика нигезендә исәпли башлаган.

ВЦИОМ сәясәтчеләргә ышаныч дәрәҗәсен бәяләү методикасына конкрет исемнәр һәм фамилияләне күз уңында тоткан "ябык сораулар" өстәгән. Әлеге форматта сораштыруда катнашучыларның 72 процент Владимир Путинга ышанычлары турында белдергән.

25 майда ВЦИОМ Путинга ышаныч рейтингы чыгарды. Сораштыру нәтиҗәләренә караганда, Путинга русияләрнең 31,7 проценты гына ышаныч белдерә. Бу ВЦИОМның сораштырулар уздыру тарихында иң түбән күрсәткеч булды. Шул ук вакытта респондентларның 65,8 проценты президент эшчәнлеген гомумән хуплыйм дип белдергән.

Саннардагы мондый аерымлык Кремльдә канәгатьсезлек уятты. Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков социологлардан Путинга ышаныч рейтингына һәм аның электораль рейтингына бәйле анализ сорады.

ВЦИОМ җитәкчесе Валерий Фёдоров башта Путин рейтингы төшүенә халыкның тормыш яхшыруына ышанмавы сәбәпче дип белдергән иде. Әмма соңрак ул президентка ышаныч төшми, ә русияләр ышаныч белдергән сәясәтчеләр исемлегендә Путинны искә алу ешлыгы төшә дип язды. Соңрак моны Федоров "Коммерсантъ FM"-га интервьюда да раслады.

Әлеге хәлдән соң ВЦИОМ сәясәтчеләргә ышаныч турындагы сораштыру методикасына ябык сорау өстәде.

Левада үзәге җитәкчесе урынбасары Денис Волков РБКга сөйләвенчә, ябык сорау хакимият өчен уңайлырак, чөнки президентка ышаныч күрсәткечләре югары була. "Әйе/юк" җавапларын гына сайларга кушканда респондентлар хуплау җавабы ягына авыша ди социолог.

XS
SM
MD
LG