Accessibility links

Дзержински фәнни-тикшеренү ширкәтендә шартлаулар нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр бар


Шаһитлар сүзләренчә, якын-тирәдәге йортларда тәрәзәләр ватылган, якындагы тротил җитештерү ширкәте тулысынча җимерелгән.

Дзержински шәһәренең көнбатыш өлешендә урнашкан "Кристалл" фәнни-тикшеренү ширкәтендә берничә шартлау булган. Бу ширкәт шартлаткыч матдәләр ясау белән шөгыльләнә.

Башта дүрт зыян күрүче турында хәбәр ителгән иде, әмма соңрак Русия сәламәтлек саклау министрлыгы зыян күрүчеләр саны 15, аннары 19, аннары 38 дип хәбәр итте.

Шартлау тротил җитештерү цехында булган. "Интерфакс" чыганагы ул тулысынча җимерелгән дип белдерә. Мәгълүмат чаралары шулай ук бомба җитештерү цехын да телгә ала.

Шаһитлар хәбәр итүенчә, тирә-яктагы йортларда тәрәзәләр ватылган. Ширкәттә янгын башланган.

​"Интерфакс" чыганагы элегрәк шартлау сугыш кирәк-яраклары җитештерә торган Свердлов исемендәге корылмада булуын белдергән иде.

XS
SM
MD
LG