Русия Венесуэла хәрбиләрен әзерләү һәм корал сату килешүләрен үтәүне тәэмин итү белән шөгыльләнгән хәрби белгечләрен кире кайтара. Күптән түгел генә илдә мең хәрби киңәшче булса, хәзер алар берничә дистә генә калган. Бу хакта Русия саклану министрлыгына якын булган чыганакка сылтанып The Wall Street Journal хәбәр итә.
Америка басмасы әңгәмәдәшләре белгечләрнең китүен яңа килешүләрнең булмавы һәм Николас Мадуро режимының АКШ басымына һәм ил эчендәге оппозициягә каршы тора алуына шикләнү белән аңлата.
"Ростех" дәүләт корпорациясендә Мадуро режимы, авыр икътисади вазгыять сәбәпле, элек китерелгән кораллар өчен түли алмый һәм "сугышта җиңелде" дигән нәтиҗәгә килгәннәр. Шул сәбәпле Венесуэлада Калашников автоматлары җитештерү ширкәте төзүдән баш тарту турында да карар кабул ителгән ди басма чыганаклары.
Венесуэладагы Русия илчесе Владимир Заемский РИА Новостига белдерүенчә, WSJ газетында чыккан әлеге хәбәр дөреслеккә туры килми. Русия илдә үз йөкләмәләрен үти дигән илче.
Мартта Венесуэлага йөзгә якын Русия хәрбие килгән иде. Мәскәү һәм Каракас аларның элек имзаланган хәрби-техник килешүләрне үтәүдә катнашачагын белдерде, ләкин сүз Русия базасы булдыру турында бармый диделәр.
АКШда Мәскәүнең бу адымын гаепләп чыктылар. АКШ дәүләт секретаре Майк Помпео Русия хәбиләренең Венесуэлага китерелүен "интервенция" һәм "ачык провокация" дип атады.
- Русия АКШны Венесуэлада дәүләт түнтәрелеше оештырырга һәм Мадуроны бәреп төшерергә теләүдә гаепли. АКШ Венесуэланың легетим башлыгы итеп оппозиция җитәкчесе, парламент рәисе Һуан Гуайдоны таный.
- Әлеге каршылык Венесуэлада гыйнвардан башлап дәвам итә. 23 гыйнварда Гуайдо үзен вакытлыча ил президенты вазифаларын башкаручы дип игълан итте. Ил һәм куәт оешмаларын идарә итү кораллары Мадуро кулында кала. Куба, Русия, Кытай һәм Төркия дә аның ягында.
- Элекке президент Уго Чавес чорында, Венесуэла Русиядән утлы кораллар, боралаклар, танклар, һава һөҗүменә каршы тору коралларын күпләп ала иде. Шул ук вакытта Мәскәү Венесуэла хәрби хезмәткәрләрен укытуны да гарантияләде.