Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мари Илендә ит комбинаты "Заветы Сталина" дип аталган колбаса чыгармакчы


"Звеноговски" ит комбинаты янында Сталин һәйкәле
"Звеноговски" ит комбинаты янында Сталин һәйкәле

Русиядә колбаса һәм башка ит ризыклары җитештерү белән танылган "Звениговский" ит комбинаты "Заветы Сталина" дип аталган колбаса чыгармакчы. Берничә ел элек комбинат алдына Сталинның өч метрлы сыны куелган иде.

Мари Илендә урнашкан "Звениговский" ит комбинаты яңа колбасалар чыгара башлый. Республиканың "Голос правды" коммунистлар басмасы хәбәр итүенчә, алар "Заветы Сталина", "Сталинградская" һәм "Советская" дип аталачак. "Исемнәренә караганда, колбасалар тәмле булачак", дип яза газет.

"Звениговский" ит комбинаты Мари Иле республикасының Звениговский районы Шелангер бистәсендә урнашкан. Аның хуҗалары - КПРФның Мари Иле комитеты беренче секретаре Иван Казанков (ширкәт өлешенең 99 проценты) һәм аның улы, Русия думасы депутаты Сергей Казанков. Ширкәтнең җитәкчесе - Наталия Казанкова.

Ит комбинатында эшкәртү өчен чималны Казанковларның "Звениговский" авыл хуҗалыгы оешмасы китерә. Аның җитештерү базасы шулай ук Шелангер бистәсендә урнашкан.

2015 елның сентябрендә, республика башлыгын сайлауга берничә көн кала, "Звениговский" ширкәтенең административ бинасы янында Иосиф Сталинга өч метр биеклектәге һәйкәл куелган иде.

XS
SM
MD
LG