Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путинның медицина өлкәсендә хезмәт хакларын күтәрү фәрманы 50 төбәктә үтәлмәгән


Русия хисап пулаты чыгарган мәгълүматка караганда, Путинның сәламәтлек саклау өлкәсенә караган фәрманы өлешчә генә үтәлгән, күп максатларга ирешелмәгән.

Президент Владимир Путинның 2012 елның маенда урта һәм кече медицина хезмәткәрләренең хезмәт хакларын арттыру турындагы фәрманы Русиядәге 85 төбәкннең 50сендә үтәлмәгән. Бу хакта Хисап пулатының 2018 елда сәламәтлек саклау өлкәсендә бюджет үтәлеше турындагы хисабында языла.

Моннан тыш, сәламәтлек саклау министрлыгы гомер озынлыгы, яман шештән үлүчеләр саны һәм халыкның медицина ярдәменнән канәгать булу күрсәткечләрен пландагы дәрәҗәләргә җиткерүне тәэмин итмәгән диелә. Кайбер төбәкләр туберкулез һәм ВИЧ-инфекцияне ачыклау өчен тикшерүләр максатларда билгеләнгәнчә башкарылмаган.

Хисап пулаты шулай ук берничә медицина оешмасында дәүләткә сатып алу өлкәсендә хилафлыклар тапкан.

2012 елның маенда Путин чираттагы тапкыр Русия президенты вазифасына керешкәндә хөкүмәткә йөкләмәләр белән 11 документ имзалаган иде. Алар "Май фәрманнары" дип атала башлады. Йөкләмәләр русияләрнең яшәеш дәрәҗәсен күтәрүгә, шул исәптән табибларның, укытучыларның хезмәт хакларын арттыруга, икътисад, социаль, саклану сәясәтенә юнәлдерелгән иде.

2019 ел башында оппозиция сәясәтчесе Алексей Навальный "Май фәрманнары" үтәлешен контрольдә тоту өчен "Навальный һөнәр берлеге" булдыру турында игълан итте. Сәясәтче бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә гадел хезмәт хакы түләүгә ирешмәкче. Бюджет өлкәсендә эшләп төбәктәге уртача хезмәт хакыннан кимрәк эш хакы алучы һәркем әлеге һөнәр берлегенә мөрәҗәгать итә ала. Навальный аларның мөрәҗәгатьләрен дәүләт һәм тәртип саклау оешмаларына җибәрергә һәм аларның үтәлешен контрольдә тотарга вәгъдә итә. Сәясәтче исәпләвенчә, һөнәр берлеге бюджет өлкәсеннән алты миллион русияләне җәлеп итәргә тиеш.

Навальный һөнәр берлегенә Татарстан һәм Башкортстаннан да мөрәҗәгать итүчеләр булды.

XS
SM
MD
LG