Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан мөфтияте оештырган "Рамазан Фест" бәйрәме урыс телендә үтте


Бәйрәмдә катнашучылар
Бәйрәмдә катнашучылар

4 июнь Казанның Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркында беренче тапкыр шәһәр күләмендә "Рамазан Фест: бергә булыйк" гаилә бәйрәме узды. Бәйрәм Ураза гаетенә багышланган иде.

Элек Казанда Ураза гаетенә багышланган бәйрәмнәр мәчетләр каршында һәм төрле район паркларында үтә иде. Быел аларны бер зур шәһәркүләм чара берләштерде.

Бәйрәмне Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибәте белән берлектә оештырды.


Көндезге бердә башланган чара бер мәйданда берничә йөз кешене җыйды. Бәйрәм гаилә ныклыгы, яшьләр һәм өлкәннәр арасында буыннар чылбырын ныгыту темасына багышланган иде. Бәйрәм кунаклары өчен гаилә кыйммәтләре турында сораулардан торган викторина уздырылды. Моннан тыш, балалар һәм ата-аналар төрледән-төрле осталык дәресләрендә катнаша алдылар: аларны чигәргә, бәйләргә, күннән беләзекләр эшләргә, балчыктан төрле әйберләр әвәләп ясарга, акча сугу, рәсем төшерү, баш яулыклары бәйләргә өйрәттеләр. Бәйрәмдә катнашучыларга шулай ук төрле мавыктыргыч квестлар, аттракционнар, триал, воркаут тамашалары, футбол фристайлы да күрсәтелде. Ильяс Халиков башкаруында мөнәҗәтләр яңгырады.

Бәйрәм тулысынча урысча үтте – остаханәләрдә дә, төп сәхнәдән дә урыс теле генә яңгырады, гәрчә бәйрәмгә килгән мөселманнар үзара татарча аралашты.

XS
SM
MD
LG