Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия, Иран, Кытай студентлары АКШта технология серләрен урлый


Лас-Вегас күргәзмәсендә йөзне танучы яңа технологияләр

Югары һәм хәрби технология өлкәсендә яшерен мәгълүмат җыяр өчен Русия, Кытай һәм Иран үзләренең АКШтагы студентларын куллана. Бу хакта АКШның иммиграция һәм таможня полициясендә (ICE ) югары вазифа биләүче түрә кисәткән.

ICE дәүләт иминлеген тикшерү бүлеге мөдире вазифаларын башкаручы Луи Роди сүзләренә караганда, Кушма Штатларга хәерхаһлы булмаган дәүләтләрдән килгән кайбер студентлар һәм аспирантларның эше нәтиҗәсендә АКШның дәүләт хәвефсезлегенә җитди куркыныч янарга мөмкин. Чәршәмбе көнне Сенатның финанс комитетында үткән тыңлауларда чыгыш ясаган Родиның күрсәтмәләре зур күләмдә дәүләт дотацияләре алган АКШның уку һәм тикшеренү йортларында белем алучы чит ил студентлары һәм аспирантларына кагыла.

Рәсми мәгълүматларга караганда, май ахырына Америкада Русиядән килгән 6196 студент исәпләнә. Аларның 2008е фән, технологияләр, инженерлык фәннәре һәм математика өлкәсендә белем ала. Роди Кытай студентлары тарафыннан Америка ноу-хауларын урлау мисалын китерә. Сан ягыннан караганда Кытай студентлары Русия һәм Иран студентларыннан күп тапкырга артык.

Иммиграция полициясе вәкиле сүзләренчә, Русия, Иран һәм Кытай читкә чыгару чикләнгән яки гомумән чыгарырга ярамаган хәрби һәм ике төрле билгеләнешле тауар һәм технологияләрне канунсыз кулга төшерүдә аеруча активлык күрсәтә. Алар АКШтан читкә чыгару кагыйдәләрен һәм процедурасын урап үтүнең күп төрле схемаларын куллана, ди ул.

фикерләр (1)

XS
SM
MD
LG