Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан белән Башкортстан арасында килешүне үтәү чаралары расланды


Радий Хәбиров һәм Рөстәм Миңнеханов Уфада, Башкортстанда Татарстан көннәре вакытында, 18 апрель.
Радий Хәбиров һәм Рөстәм Миңнеханов Уфада, Башкортстанда Татарстан көннәре вакытында, 18 апрель.

Петербур халыкара икътисади форум кысаларында Рөстәм Миңнеханов һәм Радий Хәбиров очрашып сөйләште.

6 июньдә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров ике республика хөкүмәтләре арасында 2019-2020 елларга сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек хакында килешүне үтәү өчен чаралар планын раслады.

Очрашу Петербур халыкара икътисади форум кысаларында үтте дип хәбәр итә Татарстан президентының матбугат үзәге.

Татарстан президенты ике республика арасында товар әйләнеше якынча 34 млрд сум тәшкил итүен билгеләп үтте һәм яңа имзаланган "юл харитасы" ике тугандаш республиканың бәйләнешләрен тагын да ныгытачагына ышанычын белдерде.

18 апрель Уфада Башкортстан хөкүмәте йортында Татарстан һәм Башкортстан арасында сәүдә икътисади, фәнни-техник һәм мәдәни-социаль хезмәттәшлек турында килешү төзелгән иде. Килешүне Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров имзаладылар.

Әлеге килешү нигезендә Татарстанда Башкортстанның тулы хокуклы вәкиллеге дә ачылачак. Хәбиров Миңнехановтан моның өчен Казанда бина сорады. Татарстан вәкиллеге Уфада инде эшли.

XS
SM
MD
LG