Accessibility links

Кайнар хәбәр

Литва кырымтатар сөргенен геноцид дип таныды


6 июнь Литва Сеймы (парламенты) 1944 елдагы кырымтатарларның сөргенен геноцид дип таныды.

Утырышта катнашкан 79 депутатның 77се әлеге мәсьәләгә уңай тавыш бирде, бер кеше тотылып калды.

Күптән түгел Латвия депутатлары да кырымтатар сөргененең 75 еллыгы алдыннан мөрәҗәгать белән чыккан иде. Алар да сөргенне геноцид дип таныды һәм Русиянең 2014 елда Кырымны аннексияләвен, кырымтатарларны эзәрлекләүләрен һәм аларга карата көч куллануын да хөкем итте.

Кырымтатар сөргене

1944 елның 11 маенда совет җитәкчесе Иосиф Сталин "Кырымтатарларны Кырымнан сөргенгә җибәрү турында" карар имзалый. Бу карарда кырымтатарлар "фашист ярдәмчеләре" дип тамгалана.

18 майда башланып 20 майда тәмамланган депортация барышында 200 меңләп кырымтатар ватанынннан Үзәк Азиягә, Свердлау, Пермь, Тула, Кострома өлкәләренә, Мари Иленә сөрелә.

Кырымтатар милли хәрәкәте мәгълүматына күрә, сөрген нәтиҗәсендә кырымтатарларның 46,2 проценты юлда, барып урнашкан урыннарда ачлыктан, төрле авырулардан үлә. Сөргенгә җибәрелгәннәрнең күпчелеге балалар, хатын-кызлар, олы яшьтәге кешеләр була.

XS
SM
MD
LG