Accessibility links

Прагада Сабантуй бәйрәме узды


Капчык киеп йөгерүдә катнашучылар
Капчык киеп йөгерүдә катнашучылар

8 июнь Прагада Сабантуе узды. Милли бәйрәм Чехия башкаласында инде унҗиденче тапкыр оештырылды. Балалар да, өлкәннәр дә рәхәтләнеп күңел ачты.

12 сәгатькә билгеләнгән бәйрәмгә инде кунаклар җыелганчы барысы да әзер иде. Кунакларны Татарстан, кырымтатар байраклары каршы алды. Сабантуй билгесе – чигүле Казан сөлгесе түрдә булды. Мәйдан да бәйрәмчә бизәлгән иде.

Аланның бер кырыенда самавырлар кайный. Күмер белән кайнатылган самавырдан чәй эчү матур гадәткә әверелде."Самавырдан мәтрүшкәле чәйне мин Сабан туенда гына эчәм", дип сөйләнде Рафаэль исемле урта яшьләрдәге абый.

Бер якта табын әзерләнгән иде. Өстәлдә өчпочмак чәкчәк, кош теле, уралмалар, татлылар торды. Җиләк-җимештән дә авыз итеп була иде. Хуҗабикәләр алар янында мәш килде.

Шулай ук хәзерге вакытта краудфандинг нигезендә акча җыелучы "Бану маҗаралары" китабын чыгаруга ярдәм йөзеннән аерым ризыклар да әзерләнгән иде. Һәр теләгән кеше әлеге ризыкны сатып алып татарча китап чыгаруга үз өлешен кертә алды.

Бәйрәмне алып баручы танылган җырчы Илнур Гомәров килгән барлык олысын-яшен, бала-чаганы үзенә ияртеп мәйдан әйләндерде.

Оештыручылар исеменнән чыгыш ясап бәйрәмне Азатлык радиосының татар-башкорт редакциясе мөдире Рим Гыйлфанов ачып җибәрде. Ул бәйрәмгә килүчеләр саны елдан-ел арта дип билгеләде. Татарстанның Чехиядәге сәүдә вәкиле Зөфәр Абдулгалиев та җыелган халыкка рәхмәтен белдереп, Татарстан президентының котлау хатын җиткерде.

"Прагадагы татарлар үзара сөйләшеп, очрашып, аралашып тора. Бу күңелле күренеш", диде Абдулгалиев.

Прага Сабантуе
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:26 0:00

Сабан туеның рәсми өлеше уеннар белән дәвам итте. Бәйрәм балаларның күзләрен бәйләп бүләкләр кисү белән башланды. Анысы бетүгә оештыручылар инде башка уеннарга әйдәли башлады. Илнар Гомәров башта балаларны, аннары өлкәннәрне авызга йомырка салынган кашык кабып йөгертте. Бүләкләрне таратырга өлгер генә! Балалар арасында уенда катнашырга теләүчеләр аеруча күп булып чират төзелде.

Көянтә белән су ташуга әзерлек
Көянтә белән су ташуга әзерлек

Чираттагы уен – капчык киеп йөгерү булды. Капчыкларның һәрберсенә хәрефләр язылган иде. Биш катнашучы төзелеп баскач PRAGA дигән язу барлыкка килде. Башта балалар, аннары өлкәннәр катнашты. Аеруча да ир кешеләр оста йөгерде. Ә менә көянтә белән су ташуда хатын-кызлар алдынгылыкны бирмәде.

Чит илләрдә Сабан туе нигездә пикник рәвешендә уза. Биредә дә үзләре белән келәм, җәймә алып килүчеләр бар иде, алар йомшак үләнле җиргә урнашуны хуп күрде.

Прага Сабан туеның мәртәбәле кунаклары – җырчы Айдар Сөләйманов һәм Гөлназ Батталова заманча көйләрне дә, милли җырларны да оста башкарды. Алар халык күңеленә үтеп керә белде. Бәйрәмгә килүчеләр башта оялып торсалар да, соңрак мәйдан уртасына биергә чыкты. Биеп арганнан соң тагын уеннар дәвам итте.

Чүлмәк вату уены да Сабан туеның яраткан уены. Башка еллардан аермалы буларак быел ватылмаган чүлмәк калмады. Аркан тарту уены шулай ук балалардан башланып китте. Башта малайлар, аннары кызлар ярышты. Кызларның тавышыннан мәйдан яңгырап торды. Баһадир егетләр озак кына бирешергә теләмәде. Нәтиҗәдә "Прага" исемлеләр "Хәсән" исеме алган төркемне җиңде.

Милли уеннар белән бергә күмәкләшеп җырлау да Сабантуйның матур гадәтләренең берсе. Иң беренче булып җыелган халык "Туган тел"не җырлады. Килгән кунаклар арасында татарлар гына булмау сәбәпле, җырның сүзләре кәгазьгә бастырылган килеш таратылды.

Ел саен Прага Сабан туена татарлардан тыш, азәрбайҗаннар, үзбәкләр, казакълар, чехлар, урыслар һәм башка милләт вәкилләре катнаша. Соңгы елларда Прага Сабан туена Чехиядә яшәгән төрекләр дә килә, быел да кунаклар арасында Төркия илчелеге вәкиле булды.

Татарлар исә Прагадан тыш Чехиянең башка кайбер шәһәрләреннән дә килгәннәр иде. Ел саен бәйрәмдә катнашучы Брно шәһәреннән Илмира ханым киләчәктә бәйрәмгә оныкларын да алып килергә хыяллана.

"Әле оныкларым юк. Әмма мондагы балаларны күреп киләчәктә мин дә оныкларымны алып киләчәкмен дип уйлыйм", ди ул.

Шулай ук быел Прага Сабан туена Германия, Лондон, Мәскәүдән дә татар яшьләре килде.

Бәйрәм кичке бишкә кадәр дәвам итте. Әле аннан соң да күпләр өйләренә ашыкмыйча аралашып утырды.

XS
SM
MD
LG