Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Яблоко" фиркасе Вера Керпельны Татарстан парламентына бер мандатлы бүлгедән дептутатлыкка намзәт итеп тәкъдим итте


Вера Керпель
Вера Керпель

9 июнь көнне Казанда "Яблоко" фиркасе Татарстан бүлегенең конференциясе узды. Анда Татарстан парламентына сайлауга фирка исемлеген чыгармау турында карар кылынган.

Конференция делегатлары Татарстан Дәүләт шурасына Идел буе бер мандатлы бүлгедән дептутатлыкка намзәт итеп экология активисты, чүп яндыру корылмасын төзүгә каршы булган Вера Керпельны чыгарды. Бу хакта Татарстандагы "Яблоко" фиркасе җитәкчесе Руслан Зиннәтуллинга сылтама белән "Idel.Реалии" яза.

Аның сүзләренчә, конференциядә сайлауга фиркадән аерым исемлек чыгармау турында карар кылынган.

"Исемлекне чыгару өчен күп чыгымнар - 18 мең имза җыю кирәк. Без әлеге имзаларны беркайчан да "үзебез ясамадык". Шуңа бу максатлар өчен кимендә ике миллион сум кирәген аңлыйбыз. Бездә андый акчалар юк", ди Зиннәтуллин.

Аның сүзләренчә, Татарстан парламентына сайлауда "Яблоко" фиркасеннән Керпельдән башка беркем дә катнашмаячак.

"Мин Вера Керпельгә ярдәм итәчәкмен, киңәшләр бирәчәкмен һәм вакытлыча аның штабын җитәкчләячәкмен", диде Зиннәтуллин.

Вера Керпель якын көннәрдә үз документларын Татарстан сайлау комиссиясенә җибәрәчәк. Намзәт булып теркәлү өчен аңа якынча ике мең имза җыярга кирәк.

Татарстан Дәүләт шурасына сайлау бу елның 8 сентябрендә узачак. 100 депутатның 50-се фирка исемлекләре аша, калганнары бер мандатлы бүлгеләр аша сайлана. 2014 елның көзендә Татарстан парламентына сайлауда "Бердәм Русия" 84 проценттан артык тавыш җыйды дип игълан ителде һәм 82 урын аларга бирелде.

XS
SM
MD
LG