Accessibility links

Кайнар хәбәр

Экзитполлар Казакъстанда президент сайлауда Токаев җиңүен күрсәтә


Алматыдагы сайлау
Алматыдагы сайлау

Экзитполлар мәгълүматларынча, Касыйм Токаев 70% тирәск тавыш җыйган.

Казакъстанда рәсми экзитпол мәгълүматлары игълан ителде. "Яшьлек" дип аталучы рәсми фәнни-тикшеренү үзәге сораштыруына күрә, "Нур Отан" "хакимият фиркасе"ннән намзәт һәм хәзерге президент Касыйм Токаев 69,94% тавыш җыйган. "Когамдык пiкiрi" институты сораштыруында ул 70,13% тавыш казанган.

"Яшьлек" сораштырулары икенче урында 14,96% казанып "Ұлт тағдыры" хәрәкәте тарафыннан тәкъдим ителгән Әмирҗан Косанов килә дип күрсәтә. "Когамдык пiкiрi" Косанов өчен сайлаучыларның 15,39% тавыш биргән дип күрсәтә.

Калган намзәтләр биш проценттан да азрак тавыш җыйган.

Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматларына күрә, сайлауда халыкның 77,4% катнашкан.

9 июньдә Казакъстанда 19 мартта Нурсолтан Назарбаев президент вазифасыннан китүеннән соң, чираттан тыш президент сайлаулары узды. Сайлауда соңгы 30 елда беренче тапкыр намзәт буларак элекке президент Нурсолтан Назарбаев катнашмады. Сайлау көнендә Алматы, Нурсолтан, Шымкент шәһәрләрендә протест чаралары узды. Анда катнашучылар сайлауга бойкот белдерергә чакырды.

Казакъстан эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына ике зур шәһәрдә 500гә якын кеше тоткарланган.

XS
SM
MD
LG