Accessibility links

Кайнар хәбәр

Журналист Иван Голунов анализларында наркотиклар табылмаган


Иван Голунов
Иван Голунов

Тикшерүләр химик-токсикологик лабораториядә төрле ысуллар белән уздырылган. Анализ нәтиҗәләре юридик көчкә ия.

Йорт сагына алынган "Медуза" журналисты Иван Голунов анализларында наркотиклар табылмаган. Бу хакта Русия сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш наркологы Евгений Брюн Россия 1 телеканалында "Вести недели" тапшыруы эфирында әйтте.

Тикшерүләр химия-токсикология лабораториясендә төрле ысуллар белән уздырылган. Анализ нәтиҗәләре юридик көчкә ия дип искәртте Брюн.

Химиклар шулай ук журналистның рюкзагында һәм фатирында табылган дип саналган наркотикларны да тикшергән. Алар кокаин һәм N-метилэфедрон диелә.

Иван Голунов 6 июньдә тоткарланды һәм аңа күп күләмдә наркотиклар сатарга җыенуда гаепләү белдерелде. Мәхкәмә журналистны ике айга йорт сагына җибәрде. Голунов билгесез матдәле ике пакетны рюкзагына ташлаулары турында сөйләде һәм кыйнауларга зарланды.

"Медуза" журналистын яклап Русиянең төрле шәһәрләрендә, шул исәптән Казан белән Уфада да пикетлар узды.

Русия телеканналары беренче көнне Голунов эше турында берни сөйләмәде. 8 июньдә тикшерүнең рәсми позициясен трансляцияли башладылар. Әмма якшәмбе кичке тапшыруларда рәсми версиягә шик белдерү дә яңгырады. "Әгәр наркотиклар булган һәм моңа дәлилләр бар икән, аларны күрсәтергә кирәк, бу – авыр маддә. Ләкин наркотиклар булмаган икән, мондый кыргый вазгыятьне тудыручыларны күрсәтергә һәм җәза бирергә кирәк", диде НТВ каналында "Итоги недели" алып баручысы Ирада Зейналова.

10 июньдә Русиянең иң эре эшлекле басмалары "Ведомости", "Коммерсантъ" һәм РБК бер төрле беренче бит белән чыкты. Анда зур хәрефләр белән "Я/Мы Иван Голунов" дип язылган.

Русия газетларында беренче бит
Русия газетларында беренче бит

"Я/Мы Иван Голунов" – французлардагы "Je suis Charlie" (Мин – Шарли) шигаренә аваздаш. Charlie Hebdo журналының 12 хезмәткәрен үтергәннән соң бөтен дөньяга әлеге сүзләр таралган иде.

XS
SM
MD
LG