Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Сабантуен балаларым киләчәге өчен оештырам"


Лос Анжелес Сабантуе күренеше
Лос Анжелес Сабантуе күренеше

Бу көннәрдә Идел-Урал төбәкләрендә Сабантуйлары уза, шул исәптән Европа, АКШ, Канадада татар-башкортлар милли бәйрәм мәйданында җыела. Сабантуй дип көлеп карау бар. Әмма аның да мөһим яклары бар. Лос Анжелеста узган Сабантуе турында Айгөл Гыймранова язмасы.

Лос Анжелеска күчеп килгәнгә ун ел, мондагы татар һәм башкортлар белән бәйрәмнәр оештыра башлаганга да биш-алты ел булып бара икән. Еш кына миннән: "Нәрсәгә оештырасың? Кемгә кирәк ул бәйрәмнәр?" дип сорыйлар. Баштарак тозсыз сорау дип кабул итеп ачулана идем, хәзер исем китми. Сабантуй уздыру беренче чиратта миңа кирәк, үзем өчен оештырам. Балаларым бар, алар хакына, тел, мәдәният үсешенә миннән дә өлеш керсен дип милләт өчен тырышам.

Чит мәмләкәттә яшәгәндә бигрәк тә үз телеңнең, мәдәниятеңнең кадерен тоясың, чөнки мохит юк. Балаларымны үземнең телемдә тәрбияләү, аларга үз мәдәниятемне күрсәтү бурычым бар, кимендә алар телсез калмасын иде дип борчылып эшлим бу эшләрне. Улым белән кызымның татар-башкортлар белән танышуын, киләчәктә аралашуын телим. Миңа калса, башка илләрдә дә шул максаттан эшлиләр. Үзара танышу, балаларны үзара үз кешеләрең белән аралаштыру максаты белән эш итәләрдер башкалар да.

Лос Анжелес Сабантуе
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:50 0:00

Әлегә кадәр шушы эшне яхшы гына алып барам. Һәрхәлдә үземә шулай тоела. Улым да, кызым да башкортча сөйләшә. Татар-башкорт чаралары планлаштырыла икән, алар икесе дә ярты ел алдан әзерләнә башлый. Быел кызым "Бишбармак" биюен биеде, улым скрипкада "Җиде кыз" белән "Хан кызы" көйләрен уйнады. Шуңа карыйм да, сөенәм, күңелем тула. АКШ ватандашлары булсалар да үзләрен башкорт-татар милләтләренең өлеше дип саныйлар, тамырларын таныйлар, үзебезчә сөйләшергә тырышалар.

Сабантуйлар күңел ачудыр беренче чиратта, дөрес, ял итү, аралашу максаты беренчел. Әмма минем өчен бу дөньяда таралып яшәгән татар-башкортның оешырга тырышуы да. Нишләтәсең, кешеләрне тәмле ризык, тәмле тел, җыр-бию, уен-көлке белән кызыксындырырга туры килә. Барысы да зур конференцияләр, сәяси белдерүләр белән шөгыльләнә алмый, әле кулдан килми болары. Элеккеге мөһаҗирләр кебек мәктәп, мәдрәсәләр, мәчетләр салу эшләренә дә тотынырлык куәттә түгелбез. Шулай да, әнә, Монреаль татарлары Алимә белән Марат Сәләхетдиновлар online рәвештә булса да егермеләп бала туплап, татар телен өйрәнәләр, аннары театрлар куялар. Тел үлә, бетә дип зарланып утырмыйлар, үзләреннән өлеш кертәләр.

Чүлмәк вату
Чүлмәк вату
Шушы милли бәйрәм бәйсез булып калсын иде

Чит илдәге Сабантуйларда тагын бер зур күренеш – ул Татарстан белән Башкортстан байраклары күтәрелгән мәйданнарда уза. Русия төбәкләрен карыйсың, Татарстан, Башкортстан байраклары да, туган телдә язылган сүзләр дә булмаска мөмкин. Еш кына аны халыклар дуслыгы бәйрәме итеп уздырырга телиләр. Ә бездә ул бәйсез булып кала, кайчан телибез, шунда уздырабыз, үз телебездә сөйләшәбез, үз җырларыбызны башкарабыз, үз ризыкларыбыздан сыйланабыз. Татарстан, Башкортстан гимнары уйнатыла, "Туган тел" җырлап таралышабыз. Әлегә... Чөнки анда да кул уйнатырга тырышучылар бар, ник Русия байрагы юк дигән сораулар да биреп кытыклап алучылар да бар, каядыр Сабантуйларда инде "Калинка-малинка"ны җырлыйлар. Ичмасам, шушы милли бәйрәм бәйсез булып калсын иде.

Америкага күчеп килгәннән бирле милләттәшләремне бөртекләп үз яныма җыям. Башкортча диктант язуга да җыелыштык. Чит илләрне чагыштырганда, иң зур төркем бездә булгандыр, мөгаен. Бездә 11 кеше башкортча диктант язды. Лас Вегастан Әлфия апа Фәйзуллина араларны ерак дип тормый, диктант язуга да, Сабантуена да килде. Быелгы Cабантуен башкортстаннар оештырды дип әйтү дөрес булыр иде. Оештыру эшләрен үзем башлап йөрсәм дә, янымда Бөрҗән районы кызы Гүзәл Байгузина, Уфадан күчеп килүче Әдиһәмовлар гаиләсе булды. Фәридә апа белән Рөстәм абыйның ярдәмен һәрдаим тоям, тәмле-тәмле татар ризыклары дисеңме, яндырып язылган истәлекле агач кашыклар дисеңме, барсын да алар китерде. Лотереяда уйнатыр өчен чәкчәкне берничә ел инде Раушания апа Биктимерова (үзләре Ташкенттан булса да, тамырлары Башкортстанның Әлшәй районыннан) пешерә.

Катыктан тәңкә эзләү
Катыктан тәңкә эзләү

Үз көчебез белән әзерләнгән концертта шулай ук Башкортстан кызы, хәзер Лос Анжелеста яшәүче җырчы Лиана Хәбибуллина белән аның тормыш иптәше Динис Уелданов чыгыш ясады. Лиана ел саен безнең чараларда катнаша, бик актив, ихлас кеше буларак та аны Сабантуй кунаклары бик ярата.

Үз чиратыбызда Сабантуен Сабантуе иткән ярышларда да катнаштык. Балалар өчен аркан тартышу, чүлмәк вату, катыктан тәңкә эзләү кебек уеннар булды. Ахырдан Калифорния штатының бәйрәм йоласы буларак кабул ителгән мексикан традициясе – пиньята вату да булды. Кечкенәләр бу эшне дә бик җәһәт кенә башкарып чыкты, кинәнеп кәнфит кебек тәм-томны җыеп алды.

Күмәк фото
Күмәк фото

Берничә атна буе әзерләнгән бәйрәмнең үткәнен сизми дә калдык. Килгән кунакларның хушлашканда рәхмәт сүзләрен әйтүе дә күңелгә сары май булып ята, көн буе чабып арган аякларның да авыртканлыгы кими кебек. Канәгатьлек хисенең тулып ташуы да күңелле бит.

Нәрсәгә инде ул бәйрәм сиңа, мәшәкать, диючеләргә бу очракта бер генә җавап: "Сабантуй миңа кирәк!" Бу эшне мин эшләмәсәм, кем эшләр, дигән сорау шәхсән мине таулар аткарырга этәрә.

Айгөл Гыймранова
Лос Анжелес

"Халык сүзе" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG