Accessibility links

Кайнар хәбәр

Радий Хәбиров "Бердәм Русия"дән Башкортстан башлыгы вазифасына тәкъдим ителде


Радий Хәбиров
Радий Хәбиров

"Бердәм Русия" фиркасенең Башкортстан бүлеге үзенең конференциясендә Радий Хәбировны республика башлыгы вазифасына намзәт итеп күрсәтү турында карар кабул ителде.

"Бердәм Русия" праймеризында Русия думасы депутаты Зариф Байгускаров, Башкортстан хөхүмәте вице-премьеры вазифаларын башкаручы Борис Беляев, "Опора России" оешмасының республика бүлекчәсе җитәкчесе Ләйсән Николаева һәм Башкортстан башылгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров катнашкан иде. Конференциядә аларның дүртесе дә үз програмнары белән чыгыш ясаган.

Башкортстан матбугаты да, "Бердәм Русия" фиркасенең республика бүлекчәсе сайты да Хәбиров чыгышы өзекләрен генә китерде.
"Эшчәнлегемнең һәм такымымның төп максаты - республикабызның күп милләтле халкының мәнфәгатьләре. Халыкның теләкләрен исәпкә алырбыз һәм алар белән гадел булырбыз. Һәберегез минем һәм такымымның эшен күрде. Киләчәктә дә эшчәнлегемдә берни дә үзгәрмәс", дигән Радий Хәбиров.

Намзәтләрнең чыгышыннан соң конференциядә катнашучылар яшерен тавыш биргән. 323 делегатның 264е Радий Хәбиров яклы булган.

Башкортстан башлыгын сайлау 8 сентябрьгә билгеләнде. Беренчеләрдән булып үзәк сайлау комиссиясенә документларын Кabzon тәхәллүсе астында язучы блогер һәм җәмәгать эшлеклесе Владимир Кобзев тапшырды.

XS
SM
MD
LG