Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казакъстанда протест чараларында катнашкан 700-ләп кеше тоткарланган


Казакъстанда президент сайлау көнне һәм сайлаудан соң 550 кеше административ җаваплылыкка тартылган.

9-10 июньдә Казакъстанда президент сайлауга бәйле протестлар вакытында 700-ләп кеше тоткарланган. Бу хакта сишәмбе илнең эчке эшләр министрлыгы вәкиле Нурдильда Ораз белдерде. Аның сүзләренчә, ике көн эчендә административ җаваплылыкка 550 кеше тартылган.

Мәхкәмәләрдә тыгынлык булмасын өчен, тоткарланганнарның 200-ләбен Нур-Солтаннан башка шәһәрләргә алып киткәннәр дип хәбәр итте эчке эшләр министры урынбасары Марат Кожаев.

19 мартта Нурсолтан Назарбаев президент вазифасыннан киткәннән соң, 9 июньдә Казакъстанда чираттан тыш президент сайлау узды. Сайлауда соңгы 30 елда беренче тапкыр Нурсолтан Назарбаев намзәт буларак катнашмады. Казакъстанның хәзерге президенты Касыйм Токаевның 70,76 процент тавыш җыеп җиңүе игълан ителде.

Сайлау көнендә Алматы, Нурсолтан, Шымкент шәһәрләрендә протест чаралары узды. Анда катнашучылар сайлауга бойкот белдерергә чакырды.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG