Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда журналист Голуновны яклап ялгыз пикетлар узды


Казанда ялгыз пикетта журналист Рәдиф Кашапов
Казанда ялгыз пикетта журналист Рәдиф Кашапов

Казанда "Медуза" журналисты Иван Голуновка теләктәшлек күрсәтеп ялгыз пикетлар узды. Пикетка чыгучылар Русия эчке эшләр министрын вазифасыннан китүен һәм журналистка җинаять эше ачарга кушучыларны хөкем итүне сорый.

Казанда ялгыз пикетка активистлар, журналистлар һәм җәмәгать эшлеклеләре чыкты. Алар арасында Искәндәр Ясәвиев, Рәдиф Кашапов, Алина Григорьева, Елена Изотова бар.

"Башта шатлык хисе кичердек. Кеше иреккә чыкты - бу иң мөһиме. Әмма шул ук вакытта бу хакимият ягыннан көчле һәм уйланган адым булды. Алар шулай итеп протест дулкынын тыю өчен йөреш алдыннан яхшы адым башкарды. Мин бу уенда катнашырга теләмим. Иван Голунов - күпсанлы башка кешеләрнең (гаделсез хөкем ителгән - ред.) берсе. Полиция өстән төшкән фәрманны гына үтәде. Шуңа күрә безгә туктарга ярамый. Русиядә репрессияләргә каршы зур хәрәкәт кирәк", диде Искәндәр Ясәвиев.

Канунсыз хөкем ителгәннәр берлеге чәршәмбе шулай ук Казандагы эчке эшләр министрлыгының үзәк бнасы янында ялгыз пикетка чыкты. Пикет хокук саклау оешмалары тарафыннан канунсыз эзәрлекләүләргә һәм җинаять эшләренең ялганга корылуына багышланды.

Мәскәүдә Иван Голуновка теләктәшлек белдереп шулай ук урам чаралары уза. Анда инде тоткарланучылар да бар. "ОВД-Инфо" мәгълүматына караганда, полициягә 50-дән артык кеше китерелгән.

  • "Медуза" журналистын иреккә җибәрү таләбе белән 12 июньдә Мәскәү үзәгендә йөреш уздырылырга тиеш иде. Голуновка каршы 11 июньдә җинаять эше туктатылды һәм ул иреккә чыкты. Йөрешне 12 июньдә уздырырга рөхсәт бирелмәде, Мәскәү хакимиятләре чараны 16 июньгә килештерде. Йөрешне оештыручылар "12 июньдәге чарага чакыра алмыйбыз, ул килештерелмәгән, шуңа күрә һәркем үзе хәл итсен", дип белдерде.
  • Иван Голунов 6 июнь тоткарланды һәм аңа күп күләмдә наркотиклар сатарга җыенуда гаепләү белдерелде. Мәхкәмә журналистны ике айга йорт сагына җибәрде. Голунов билгесез матдәле ике пакетны рюкзагына ташлаулары турында сөйләде һәм кыйнауларга зарланды.
  • 11 июньдә Русия эчке эшләр министры Владимир Колкольцев Голуновның гаебе дәлилләнмәде дип белдерде. Журналистка карата ачылган җинаять эше туктатылды, ул иреккә чыкты.
XS
SM
MD
LG