Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Рәис Хәбировны яклап ялгыз пикет үтте


Илшат Мостафин
Илшат Мостафин

Татар активисты Илшат Мостафин тикшерү өчен психиатрия хастахәнәсенә ябылган ТИҮ әгъзасы Рәис Хәбировны иреккә чыгарырга таләп итте.

Казанның Бауман урамында татар активисты Илшат Мостафин уздырган ялгыз пикетта, 7 июньдә психологик-психиатрик мәхкәмә экспертизасы уздыру өчен психиатрия хастахәнәсенә салынган ТИҮ (Татар иҗтимагый үзәге - ред.) әгъзасы Рәис Хәбировны иреккә чыгару таләп ителде.

Илшат Мостафин Азатлыкка Рәис Хәбировны психиатрия хастаханәсенә бернинди сәбәпсез салуларын җиткерде.

"Хәбировны мондый хастахәнәгә салу - уйлап чыгарылган сәбәп. Ул хакимияткә каршы бернәрсә дә эшләгән кеше түгел, бары тик мөселманннарның карашын, киләчәген, бердәмлеген яклап чыккан кеше. Бу пикет белән мин аның иреккә чыгарылуын таләп итәм", диде ул.

"Хакимият Рәис Хәбировны психиатрия хастаханәсенә ябып нәрсә эшләргә тели", дигән сорауга Мостафин, "үз хокукларын таләп иткән кешеләргә карата Русиядә булган мөнәсәбәт тискәре булганда, хакимиятнең Хәбировка карата нәрсә эшләргә җыенуы турында төгәл генә берни дә әйтеп булмый", дип белдерде.

"Хакимият Хәбировны мондый хастаханәгә ябып аның психикасын изәргә, кешелеклелеген таптарга мөмкин. Аны бернинди сәбәпсез кыйнап ташлаулары мөмкин. Русиядә бигрәк тә дөресен әйткән журналистларга карата караш шундый. Моны Голунов мисалында күрергә була", дип әйтте ул.

Мостафин бу бер кешелек пикетның 12 июнь - Русия көне бәйрәм ителгән көнгә туры килүенең очраклы булуын, Рәис Хәбировны яклап һәр көнне ялгыз пикетлар уздырырга теләүләрен җиткерде.

"Мондый пикетларга бәйрәм көннәрендә генә түгел, эш көннәрендә дә чыгачакбыз һәм Хәбировның иреккә чыгарылуын таләп итәчәкбез. Чөнки безнең эшебез - гадел. Ни генә булмасын, дөньяда гаделлек барыбер җиңеп чыгачак", дип белдерде Мостафин.

23 майда Казанның Совет районы мәхкәмәсе Рәис Хәбировка карата мәҗбүри рәвештә психиатрия экспертизасы үткәрү турында карар чыгарды. 27 майда Хәбиров бу карарга каршы мәхкәмәгә шикаять бирде. Аппеляциягә җавап булмый торып аны 7 июнь көнне психиатрия хастаханәсенә яптылар.

Канунны бозу турында шикаять гаризасы Казанның Совет районы прокуратурасына, Татарстан прокуратурасына, Татарстан тикшерү комитетына һәм Татарстан эчке эшләр министрлыгына бирелгән. Бу шикаятьләрнең берсенә дә бүгенгә кадәр җавап алынмаган.

Хәбиров үзе хакимият аны оппозиция вәкиле буларак төрмәгә утыртырга тели дип саный.

XS
SM
MD
LG