Accessibility links

Рәмилә Сәетованы КПРФның Башкортстан башлыгына намзәт сайлау җыенына катнаштырмаганнар


Рәмилә Сәетова
Рәмилә Сәетова

Башкортстан башлыгы вазифасы өчен көрәшергә теләүче активист Рәмилә Сәетова КПРФ фиркадә тормаучы намзәтнең башлык вазифасына тәкъдим ителү хокукын бозды дип саный һәм көрәшен дәвам итәргә җыена.

КПРФның Башкортстан комитеты конференциясендә республика башлыгы вазифасына намзәт сайлау узды. 12 июньдә узган бу җыенда башлык вазифасына көрәшергә теләүче активист, юрист Рәмилә Сәетова да катнашмакчы иде. Әмма ул конференциягә кертелмәде.

"КПРФның Башкортстан бүлекчәсе башлык вазифасына намзәт тәкъдим итү төбәк җыенына мине кертмәү карары чыгарды. Шулай итеп, фиркадә тормаучы намзәтнең республика башлыгы вазифасына тәкъдим ителү хокукым бозылды", дип язды конференция алдыннан Сәетова Facebook-та.

КПРФ низамнәмәсенә ярашлы, намзәткә берничә кеше, шул исәптән фиркадә тормаучылар да дәгъва итә ала. Активист КПРФның бу гамәлен мәхкәмәдә шикаять итәргә җыенуын белдерде.

"Намзәт буларак теркәлә аламмы, юкмы, мин барыбер Башкортстан башылгы вазифасына көрәшемне дәвам итәчәкмен. Әлбәттә, моның кануни булуын телим, сәяси фиркадән теркәлү мөмкинлеге булсын иде", дигән Сәетова ProUfu.ru порталына.

Активист сүзләренчә, КПРФтан башлык вазифасына намзәт сайлаудан ул гына түгел, күп коммунистлар үзләре дә канәгать калмаган.

Конференциягә фирканең Бәләбәй районы комитетыннан тәкъдим ителгән Нурислам Усманов та кертелмәгән.

Башлык вазифасына намзәт итеп КПРФның Башкортстан бүлеге рәисе Юнир Котлыгужин һәм Корылтай депутаты Илһам Галин тәкъдим ителгән. Әмма Галин катнашудан баш тарткан. Котлыгужин өчен 98 делегатның 93е тавыш биргән.

Конференция алдыннан активистлар Башкортстан Дәүләт җыены бинасы алдына пикет та уздырды. Активистлар тотып торган плакатларның берсендә "Котлыгужин да, Галин да - "Бердәм Русия" намзәтләре" дип язылган иде.

12 июньдә шулай ук "Гадел Русия" фиркасе дә Башкортстан башлыгына үз намзәтен сайлады. Делегатларның барысы да тавышларын фирканең республика бүлеге җитәкчесе Юрий Игнатовка бирде.

Узган атнада "Бердәм Русия"нең төбәк бүлеге конференциясе дә булды. Анда Башкортстан башылгы вазифасына намзәт итеп әле республика башлыгы вазфиаларын башкаручы Радий Хәбиров сайланды.

XS
SM
MD
LG