Accessibility links

Кайнар хәбәр

Журналист Голунов эше белән бәйле ике генерал вазифаларыннан алынды


Владимир Путин

Русия президенты Владимир Путин эчке эшләр министрлыгының "Медуза" журналисты эше белән бәйле ике генералын эшләреннән алды.

Президент Владимир Путин фәрманы белән Мәскәүнең наркотикларның канунсыз әйләнешенә каршы көрәш идарәсе җитәкчесе Юрий Девяткин һәм Мәскәүнең Көнбатыш бүлгесе эчке эшләр идарәсе җитәкчесе Андрей Пучков вазифаларыннан алынды.

Эчке эшләр министры Владимир Колокольцев Иван Голуновка карата ачылган җинаять эше туктатылганнан соң Девяткин белән Пучковны эшләреннән алуны сораячакмын дигән иде.

Иван Голунов 6 июнь тоткарланды һәм аңа күп күләмдә наркотиклар сатарга җыенуда гаепләү белдерелде. Мәхкәмә журналистны ике айга йорт сагына җибәрде. Голунов билгесез матдәле ике пакетны рюкзагына ташлаулары турында сөйләде һәм кыйнауларга зарланды. 11 июньдә Русия эчке эшләр министры Владимир Колкольцев журналистның гаебе дәлилләнмәде дип белдерде.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG