Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әлфия Авзалова яшәгән йортта истәлек тактасы ачылды


Әлфия Авзаловага истәлек тактасы
Әлфия Авзаловага истәлек тактасы

Истәлек тактасы җырчының 2004 елдан алып вафатына кадәр яшәгән йорты диварына – Казан шәһәре, Туфан Миңнуллин урамы, 8а адресындагы йортка урнаштырылды.

Бүген Казанда күренекле татар җырчысы Әлфия Авзалова истәлегенә мемориаль такта ачу тантанасы узды. Истәлек тактасы җырчының 2004 елдан алып вафатына кадәр яшәгән йорты диварына – Казанның Туфан Миңнуллин урамындагы 8а йортына урнаштырылды. Тактаны яшь скульптор Фәнил Вәлиуллин иҗат иткән.

Истәлек тактасын ачу тантанасына күренекле сәнгать, фән, әдәбият әһелләре, танылган җәмәгать эшлеклеләре – барлыгы йөздән артык кеше җыелды. Араларында язучы Рабит Батулла, танылган композитор Резидә Әхиярова, эстрада йолдызы Салават Фәтхетдинова, юмор остасы Җәвит Шакиров та бар иде.

Тактаны ачу тантанасында Татарстан республикасының беренче президенты Миңтимер Шәймиев, мәдәният министры Ирада Әюпова һәм Актаныш районы башлыгы Энгел Фәттахов катнашты.

"Актаныш җире татар дөньясына бик зур шәхесләр биргән як. Без беренче чиратта Миңтимер Шәймиевне искә алабыз. Актаныш ягы татар дөньясына Әлфия Авзалованы биргән. Без “Актаныш ягы да хезмәт итмәсә, кем хезмәт итәргә тиеш соң татар халкына?!” дигән девиз белән эшлибез", диде район башлыгы.

Әлфия Авзаловага истәлек такатсы ачу тантанасында
Әлфия Авзаловага истәлек такатсы ачу тантанасында

"Без зурлап Әлфиябезнең юбилеен уздырырга әзерләнеп йөри идек, әмма ул аны озатуга әйләнде. Әлфия күңелләрдә китек калдырды. Без хәзер кулыбыздан килгәнне эшләргә тырышабыз", диде Шәймиев. "Әлфия "Мин ятим баланы маңгаемнан сыйпап милләтем үстерде", дип әйтте. Ятим баланың шулай шәхес булып үсүе зур үрнәк. Алга таба да Әлфиябезнең истәлеген мәңгеләштерү өчен эшләрбез", дип тәмамлады сүзен үзе дә Әлфия Авзалованың якташы булган Миңтимер Шәймиев.

Элегрәк Казанның "Салават күпере" торак комплексындагы урамнарның берсенә Әлфия Авзалова исеме бирелүе турында билгеле булган иде. Җырчының балалары әниләренең исемен мәңгеләштерү өчен ул урынны сайлау белән килешмәде. Азатлык Әлфия Авзалованың кызы Зөлфия Нигъмәтҗановадан бу карарга мөнәсәбәтен сорады. "Мин ул хәбәрне матбугатта гына күрдем, үзем анда барып карамадым. Ул турыда бер сүз дә әйтәсем килми. Булган-булган инде, хәзер нишлисең. Иң мөһиме – бүген хөкүмәт белән берлектә истәлек тактасын ачтык", диде Зөлфия Нигъмәтҗанова.

Элегрәк тә Әлфия Авзалованың кызы әнисенең исемен Казан читендәге урамга бирү ниятенә ризасызлык белдергән иде.

XS
SM
MD
LG