Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нурминский: "Ныграк танылгач, татар егете булуымны әйтәчәкмен"


Альберт Нурминский
Альберт Нурминский

Татар рэперы саналучы Альберт Нурминский үз тамашаларында татарча ике генә җыр башкара. Азатлык хәбәрчесе аннан татарча нигә аз җырлавын, аны кемнәр тыңлавын, киләчәккә планнарын белеште.

2018 елның октябрендә билгеле автор-башкаручы (рэпер) Альберт Нурминский белән Хәтер көне турында сөйләшкәндә аның Инстаграмда 45 меңнән артык укучы булса, хәзер бу сан 220 меңнән арткан. Сәбәбе – урысча җырлар башкарып, рус телле тыңлаучыларны да җәлеп иткән. Русия күләмендә гастрольләре башланды. Хәзер Альберт татарча бик аз җырлый, әле дә Татарстанның Балтач районы Норма авылында яши. Без аның белән Казанда очрашып, татарча нигә аз җырлавы, Элвин Грей белән дуслыгы, соңгы яңалыклары турында сөйләшеп алдык.

– Татар рэперы булып саналсаң да, татарча бик аз башкарасың. Сәбәбе нидә?

Зуррак масштаб алгач, татар егете булуымны әйтәчәкмен

– Чөнки русча җырлар хәзерге көндә актуальрәк. Аларны халык күбрәк тыңлый. Мин татарчаны ташладым дип әйтмим, ул булачак. Тагын да зуррак масштаблар алгач, татар егете булуымны әйтәчәкмен һәм татарча берничә җыр башкарачакмын.

Репертуарыгызда ничә процент татар җырлары һәм ничә процент русча җырлар?

– Хәзер минем татарча җырларым якынча 1-3 процент тәшкил итә. Шуңа да карамастан, мин кайда гына булсам да, бөтен җирдә татарча ике иң әйбәт җырымны башкарам.

– Яшьләр арасында гимн булырлык татарча берәр җырыгыз бармы? Салават Фәтхединовның "Мин яратам сине Татарстан"ы кебек.

– Белмим. Яхшы идея, тик ул бит бездән тормый, кеше ничек кабул итүдән тора.

Сезнең өчен уңыш нәрсә ул?

– Менә кеше миңа яза тавышың матур, тематикаң ошый дип, кемгәдер көйләр ошый. Чөнки алар заманча, ягъни кешеләрнең җырларымны тыңлавы минем өчен уңыш.

Җырларыгызны үз студиягездә яздырасызмы?

– Без монда бөтенебез Казанда бер студиядә яздырабыз. Гомуми студия инде ул. Анда минем яздырганны кеше белгәч, шул студиягә кызыксыну арта.​

– Җырчы Ришат Төхвәтуллин татар җырчыларына кыйммәтле тавыш яздыру техникасы җитми дип әйткән иде. Америка белән чагыштырганда безнең техника арзанрак һәм сыйфаты ягыннан да начаррак дип саный ул. Сез бу фикер белән килешәсезме?

Сәләт булса, бернинди техника кирәк түгел

– Юк, сәләт булса, бернинди техника кирәк түгел. Техника бар, гади булса да, менә бит ясыйбыз, нәтиҗә бар. Мине күтәргән иң беренче русча җырым өйдәге гади ​микрофонга яздырылган иде. Аның бюджеты 500 сум. Әмма ул җыр, ике ел элек чыккан булса да, бүгенге көндә дә актуаль. Эш техникада түгел. Техниканы табып була, ә менә дөрес итеп тәкъдим итә белү авырырак. Иң мөһиме – сәләт һәм аны дөрес куллана белү кирәк.​

Хейтерларгыз, ягъни сезне яратмаучылар күпме?

– Бар инде алар.

Җавап кайтарасызмы аларга?

– Юк инде. Алар булсын, тормыш рәхәт булып тоелмасын өчен. Вакытында урынга бастыра белергә тиешләр, аларсыз булмый.

Яңа гына Элвин Грей белән бергә башкарган "Сине сагынам" җырыгыз дөньяга чыкты, ничек популяр эстрада җырчысы белән дуэт җырларга булдыгыз?

– Без аның белән дуслар. Кунакта чәй эчеп утырганда сөйләшеп киттек тә инде, 12 ел элек язылган җырым бар, шуны җырлыйк әле, диде Радик. Мин каршы килмәдем. Менә килеп тә чыкты. Бу сөйләшү Радикның туган көне алдыннан (17 май) булды. Май азагында "Пирамида" залында аның туган көн тамашасында бергә бу җырны башкарып күп тыңлаучыларыбызны шатландырдык.

Ничек сиңа Элвин Грей, җырлавы ошыймы?

– Ул – молодец. Минем стильдә булмаса да кеше килә, кеше тыңлый, аларга ошый. Радикның (Элвин Грей) тыңлаучыларны башка, анда минем аудитория түгел.

– Сезнең аудитория –​ кемнәр? Ничә яшьтәгеләр?

– Минем тыңлаучыларым – күбесе егетләр, яшүсмерләр. Тематикам – "пацанский".

Кызлар да тыңлый дип белә идек...

– Әйе, алар да тыңлый. Концертта да җырларымны беләләр. Әмма мин бик үк килешеп бетмимдер кебек алар өчен. Әмма күрәсез, аларга да ошый.

Казанда Элвин Грей кебек берничә көн "Пирамида" залында концертыгызны оештырыр идегезме?

– Әйе, Алла бирсә, барысы да алда дип уйлыйм.

Димәк теләк бар?

– Әйе, әлбәттә. Ә ник булмасын ди? Менә 1 мартта Казанның Люксор төнге клубында чыгыш ясадым, анда кеше сыймады. 900дән артык кеше булды. Чират урамның теге ягыннан ук башланган иде.

Ә стадионнар турында уйламыйсызмы?

– Әле иртәрәктер дип уйлыйм. Киләчәктә ансы да булыр.

Планда тагын татар җырларын язу бармы?

– Планда бар, язылмаган гына. Әлегә фикерләр генә бар.

Нинди темага?

– Хәзер үк әйтә алмыйм. Гадәти темалар булыр. Җырдагы шикелле “кайчан да булса булачак” дип җавап бирә алам. Әлегә рус аудиториясе белән эшлибез. Татарча да яза алам, әмма яздым да бетте түгел бит. Аның өчен күп эшләргә кирәк. Минем базам бар, шуңа күрә барысы да булачак, Алла боерса.

XS
SM
MD
LG