Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Татарстан күзәтүчеләр берләшмәсе” республика парламентына сайлауда видеокүзәтүдән баш тартуны хөкем итә


“Татарстан күзәтүчеләр берләшмәсе” көзен Татарстан Дәүләт шурасына сайлауда видеокүзәтүдән баш тартуны хөкем итеп чыкты.

Элегрәк Татарстан үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов видеокамераларның бары бары территориаль сайлау комиссияләре биналарында гына урнаштырылачагын белдергән иде, ә анда тавыш бирүләр узмаячак. “Бүлге комиссияләрендә контроль булдыруга килгәндә, тере күзәтүче теләсә кайсы техник техник җиһазга караганда яхшырак”, диде Шаһиәхмәтов. Аның әйтүенчә, бүлге сайлау урыннарында “видеокамералар урнаштыру — шактый кыйбатлы нәрсә”.

“Татарстан күзәтүчеләр берләшмәсе” хакимиятнең мондый карарына “кызганыч белдерми мөмкин түгел”, ди.

Видеокамералардан баш тартуның гади техник карар гына түгеллеге, ә зур сәяси әһәмияткә ия булуы бик ачык аңлашыла. <…> Узган еллар тәҗрибәсе күрсәткәнчә, бәйсез күзәтүчеләр еш кына мораль басым, комиссияләр һәм псевдокүзәтүчеләр тарафыннан актив каршылык шартларында эшли һәм хәтта тәртип саклау оешмалары тарафыннан нигезсез эзәрлекләүләргә дә дучар була. Мондый шартларда сайлау процессын күзәтү бик нәтиҗәле түгел”, ди күзәтүчеләр.

Алар фикеренчә, видеокүзәтүдән баш тарту “сайлау процедурасының үтә күренмәлелеген һәм сайлауга ышанычны киметә.

Татарстан Дәүләт шурасына сайлау 8 сентябрьдә уза. 100 депутатның 50-се фирка исемлекләре аша, 50-се бер мандатлы сайлау бүлгеләре аша сайланачак.

XS
SM
MD
LG