Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортостанда авылда эшләүче яшь укытучыларга 600-әр мең сум грантлар бирәчәкләр


Грантның төп максаты – авыл җирлегенә яшь укытучыларны җәлеп итү.

Башкортостанда авыл җирлегендә эшләүче яшь укытучыларга 600-әр мең сум күләмендә грантлар бирә башлаячаклар. Бу турыдагы күрсәтмәне Башкортостан башлыгы вазыйфаларын башкаручы Радий Хәбиров шушы атнада имзалады.

Хөкүмәт карары 2019 елның 1 июленнән гамәлгә керә. Ел саен конкурс белән сайлап алынган 100 яшь укытучыга 600-әр мең сум күләмендә грант тапшыра башлаячаклар. Грантның төп максаты – авыл җирлегенә яшь укытучыларны җәлеп итү, укытучыларның дәрәҗәсен арттыру диелгән бәйгенең нигезләмәсендә.

Акчалата ярдәм алучы кешенең яше 35-тән артмаска тиеш, ул даими рәвештә Башкортстанда яшәргә, кеше саны 10 меңнән артмаган авылда ике елдан артык укытучы булып эшләргә тиеш. Тагын бер мәҗбүри шарты – грант алганнан соң укытучы авылда тагын 10 ел эшләп калырга тиеш. Киткән очракта аңа акчаны кире кайтарырга туры киләчәк.

Беренче грантлар быелның октябрендә түләнә башлаячак.

XS
SM
MD
LG