Accessibility links

Кайнар хәбәр

Интернетта Уфа рәссамын татар кызларын мыскыл итүдә гаеплиләр


Камил Бузыкаев карикатуры
Камил Бузыкаев карикатуры

Социаль челтәрләрдә Камил Бузыкаевның татар милли киемендәге фәхишә карикатурына карата ачулы фикерләр арта.

Уфа рәссамы Камил Бузыкаевны татар кызларын һәм Татарстан хатын-кызларын җиңел холыклы хатыннар белән чагыштыруда гаеплиләр. Рәссам бу карикатурын социаль челтәрләрдә 14 июньдә чыгарды. Анда фәхишәлек белән шөгыльләнүче хатын-кыз сурәтләнгән.

Хатын-кыз кулына чәкчәк тоткан, кыска күлмәк кигән, башында калфак, ә өстәрәк "Welcome to Kaza" дип язылган плакат эленеп тора.

Татарстаннан социаль челтәрләрдә утыручылар карикатурга карата тискәре фикерләр калдыралар. "Бузыкаев казаннар һәм татарстаннарны мыскыл итүче карикатур ясады. Анда кунаклар өчен Казан бөтенесенә әзер булуына ишарә ясала," диләр "Татары мира" төркемендә.

Бузыкаев үзе "мондый кызларны М-7 юлының Татарстан өлешендә еш очратып була, ә Мәскәү өлкәсендә һәм Башкортстанда алар юк", дип аңлатты.

Карикатур өчен рәссамга рәхмәт әйтергә кирәк диючеләр дә бар. "Казаннарга үпкәләргә түгел, ә рәхмәт әйтергә кирәк. Шәһәрегездә шундый тәртипсезлеккә юл куючыларны ачуланырга кирәк. Тагын кем моңа игътибарны җәлеп итәр иде әле? Хәер, ачуланучылар Казан юлында шулкадәр "мәхәббәт каһинәләре" булуын нормаль дип саный, күрәсең", дигән социаль челтәрләрдә утыручыларның берсе.

Быел апрельдә юмор остасы Данир Сабировның башкорт биюенә пародиясе җәнҗал тудырган иде. Өч ел элек төшерелгән әлеге концерт номеры өчен Сабировка башкортлар каршында гафу үтенергә туры килде.

Дөнья башкорт корылтае Сабировның башкорт чыгышларына цензура уздыруны сорап Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, мәдәният министры Ирада Әюпова һәм Дөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закировка мөрәҗәгать юллады. Корылтай моны "башкорт халкының күңеленә төкерү", халык хисләрен мыскыл итү дип атады, Башкортстанда аның концертларын 2019 елның ахырында кадәр тыюны таләп итте.

Белешмә: Камил Бузыкаев

Камил Бузыкаев 1968 елда Башкортстанның Учалы районында туган. Уфаның Дәүләткилдиев исемендәге интернат-мәктәбен тәмамлагач, журналист булу теләге аны Башкорт дәүләт университетының филология факультетына алып килә. Әмма бераздан сайлаган юлының үзенә туры килмәгәнлеген аңлап укуын ташлый. Башкорт дәүләт педагогика институтының рәсем-графика факультетын тәмамлый. Аның карикатурлары белән Джулиан Ассандж, Павел Дуров социаль челтәрләрдә уртаклашты. Каталониядәге вазгыятькә карап төшерелгән карикатур аны дөньяга танытты. Камилнең карикатурлары Русия һәм дөнья матбугатында даими басылып килә. Бүген аның Инстаграм сәхифәсендә 11 мең язылучы бар. Уфада ачылган күргәзмәсенә Башкортстанның вакытлыча башлыгы Радий Хәбиров та килгән.

XS
SM
MD
LG