Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар активистлары Башкортстан прокуратурасыннан Уфа рәссамы карикатурын тикшерүне сорый


Камил Бузыкаев (уртада) күргәзмәсендә Радий Хәбиров (у) һәм Ростислав Морзагулов (с), архив фотосы
Камил Бузыкаев (уртада) күргәзмәсендә Радий Хәбиров (у) һәм Ростислав Морзагулов (с), архив фотосы

"Азатлык" татар яшьләр берлеге Уфа рәссамы Камил Бузыкаев карикатурын тикшерүне сорап Башкортстан прокуратурасына мөрәҗәгать иткән. Активистлар әлеге рәсем милләтара низаг тудырырга мөмкин дип саный.

Активист Рәфыйк Кәримулла Азатлыкка хәбәр итүенчә, хат 17 июньдә җибәрелгән. Камил Бузыкаевның бу карикатуры татар хатын-кызларын, бөтен татар халкын мыскыл итә дип белдерә ул. "Уфа рәссамының татар халкына чираттагы төкерүе милләтара мөнәсәбәтләргә тискәре йогынты ясый, халыклар арасында дуслык һәм килешү атмосферасын боза", диелә активистлар гаризасында.

"Азатлык" яшьләр берлеге прокуратурадан әлеге рәсемдә милләтара низаг уяту билгеләре тапкан очракта Бузыкаевны административ хокук бозулар кодексының 20.3.1 маддәсе нигезендә җаваплылыкка тартуны сорый.

Камил Бузыкаев карикатуры
Камил Бузыкаев карикатуры

Уфа рәссамы Камил Бузыкаев 14 июньдә социаль челтәрләрдә татар милли киемендәге фәхишә карикатуры чыгарды. Аңа карата интернетта ачулы фикерләр арта. Рәссамны татар кызларын һәм Татарстан хатын-кызларын җиңел холыклы хатыннар белән чагыштыруда гаеплиләр.

Бузыкаев Казан янында М-7 юлында фәхишәләр торуы "беркемгә дә сер түгел, ә Мәскәү өлкәсендә һәм Башкортстанда алар юк"дип белдерә. "Нәрсә күрәм, шуны төшерәм", дигән ул Idel.Реалиига.

Моннан тыш, рәссам Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировны тәнкыйтьләмәве турында да әйтә. "Миңа аның бөтен эше дә ошый дип әйтә алмыйм. Әмма бүгенге тарихи мизгелдә Башкортстанда Хәбировка тиң булырдай башка кеше юк дип санадым һәм саныйм. Ул кешеләр өчен күп нәрсә эшләргә тырыша, шуңа күрә мин хакимиятне тәнкыйтьләми башладым. Берни эшләмәгән кеше генә хаталар ясамый", диде Бузыкаев.

XS
SM
MD
LG