Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатар активисты Гөлсем Алиевага карата административ эш туктатылган


Гөлсем Алиева
Гөлсем Алиева

Мәскәү контролендә булган Алушта прокуратурасы кырымтатар активисты Гөлсем Алиевага карата административ эзәрлекләүне туктаткан. Бу карарны прокуратура хокук бозу гамәле кылынганнан соң озак вакыт узу белән аңлатты.

Гөлсем Алиеваның адвокаты Алексей Ладин әлеге карар икенче тапкыр мөрәҗәгать иткәннән соң гына чыкты дип белдерде. "Прокуратура икенче тапкырдан соң яклаучы һәм мәхкәмә фикере белән килеште һәм Гөлсем Алиеваны эзәрлекләүне туктатты. Тикшерү комитеты Гөлсемгә тикшерү барышында алынган техниканы кире кайтарды", дигән адвокат Крым.Реалиига.

12 июньдә Гөлсем Алиеваны "нәфрәт яки дошманлык уяту" маддәсе нигезендә Русия административ чикләрендә куәт оешмалары вәкилләре тоткарлаган иде.

Гөлсем Алиева - "Хизб ут-Тәхрир"гә бәйле "Ялта алтылыгы" эше нигезендә гаепләнүчеләрнең берсе Мөслим Алиевның кызы. Былтыр июльдә Алиевлар йортында куәт оешмалары тентү уздырды һәм соңрак Гөлсемгә карата беркетмә төзеде. Facebook-тагы репосты өчен Алиевага карата милләтара низаг уяту маддәсе нигезендә җинаять эше ачылды.

"Кырым теләктәшлеге" берлеге Гөлсем Алиева өендә уздырылган тентүне актив хокук яклау һәм журналистик эшчәнлек алып баруы өчен эзәрлекләү һәм басым ясау дип атады.

Русия Җинаять кодексының 282-нче маддәсе йомшартылу сәбәпле, быел гыйнварда Алиевага карата җинаять эше туктатылган иде.

XS
SM
MD
LG