Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яшел Үзән пенсионерын Путинны тәнкыйтьләгән чыгышы өчен прокуратурага чакырганнар


Зәйтүнә Короткова
Зәйтүнә Короткова

Зәйтүнә Коротковадан митингтагы чыгышы турында аңлатма алганнар. Шулай ук Путин турында башка тискәре фикерләр әйтмәүне дә сорадылар дип белдерә ул.

Яшел Үзәндә каза хәлендә дип танылган йортта яшәүче Зәйтүнә Короткованы 1 майда Казанда митингта ясаган чышыгы турында сөйләшергә прокуратурага чакырганнар. Митингны "Русия коммунистлары" фиркасенең республика бүлеге оештырган иде. Короткова Яшел Үзәндә каза хәлендәге йортлар белән бәйле вазгыять турында сөйләде.

"Без анда төрле мәсьәләләр турында сөйләштек. Әлбәттә, мин Владимир Путин турында тискәре фикерләр әйттем. Безнең шәһәр һәм Татарстан белән шөгыльләнми дидем", дигән пенсионер "Рупор Москвы" сайтына.

Зәйтүнә ханымның чыгышы Youtube каналына урнаштырылган, аны 530 меңләп кеше караган.

Яшел Үзән прокурорының беренче урынбасары Тимур Диятов Idel.Реалиига белдерүенчә, Короткова белән, чынлап та, сөйләшү булган.

"Аңа карата бернинди дә административ яки башка чара күрелмәде. Беркетмә дә төзелмәде. Митингта катнашуы турында аңлатма гына алынды. Аның чыгышын коммунистлар фиркасенең рәсми белдерүендәге митинг максатларына туры килүен тикшерү өчен", дигән Диятов.

Зәйтүнә Короткова прокуратурада Русия президенты турында тискәре сүзләр әйтүе турында сорадылар һәм башка алай сөйләмәскә дип вәгъдә алырга тырыштылар дип белдерә. Пенсионер андый вәгъдә бирүдән баш тарткан.

68 яшьлек Зәйтүнә Короткова Яшел Үзәннең "Полукамушки" дигән тарихи урынында 50 ел гомер итә. 2015 елда аңа йортының каза хәлендә икәнен искәртеп киткәннәр, шәһәр хакимияте сүзләренчә, бу карар имеш 2011 елда ук чыгарылган булган. Зәйтүнә ханым торган 35 дүрткел метрлы фатир өчен аңа 380 мең сум акча бирәләр, ләкин ул бәягә Яшел Үзәндә бернинди дә фатир алып булмый, калганына ипотека алырга кушып, йорттан мәҗбүри чыгарга кушалар. Шуннан бирле Зәйтүнә ханым мәхкәмә юлларын таптарга мәҗбүр. Бу хакта ул Азатлыкка сөйләгән иде.

XS
SM
MD
LG