Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанның төньяк-көнчыгышында 2031 елга пенсионерлар саны эшләүчеләр белән тигезләшәчәк


Уфа һава аланы
Уфа һава аланы

Башкортстанда экспертлар демографик вазгыятьнең начараюы турында белдерә. Республикадан 161 мең кеше ел саен читкә китеп эшли, ә 46-47 мең кеше бөтенләй күчеп китә. Ә төньяк-көнчыгыш районнарында хәл аеруча катлаулы.

Миграция үсешенең бүгенге темплары дәвам иткән хәлдә Башкортстанның төньяк-көнчыгышында 2031 елга 1000 эшләүчегә 900 пенсионер туры киләчәк. Бу хакта республика Дәүләт җыелышында узган "Башкортстанның демографик үсеше" түгәрәк өстәл сөйләшүендә Башкорт дәүләт университеты доценты Вадим Прудников белдергән. Галимнәр 2010 елда башланган республикада демографик вазгыятьне күзәтү белән бәйле тикшерү нәтиҗәләрен тәкъдим иткән. Бу хакта "Башинформ" яза.

Прудников сөйләвенчә, әлеге районнарда туучылар һәм үлүчеләр саны күрсәткечләре фаразлаганга караганда, яхшырак булган, ә миграция кимүе күрсәткечләре кискен арткан. Галимнәр төньяк-көнчыгыштагы сигез районнан 2018 елда 1072 кеше китәр дип фаразлаган булган. Чынлыкта исә 2017 елда 1140, ә 2018 елда 1802 кеше күчеп киткән.

Хәлләр болайрак барса, 2031 елга әлеге районнарда бер мең эшләүчегә пенсионерлар саны 900дән дә артып китәргә мөмкин диелә. Әлеге вакытта бу күрсәткеч бер меңгә 450 тәшкил итә.

Күптән түгел Башкортстан вице-премьеры Ленара Иванова бу уңайдан хөкүмәт утырышында да чаң суккан иде. "Анда халык саны куркыныч дәрәҗәдә кими. Төньяк-көнчыгышны әлеге хәлдән тартып чыгарырга кирәк", дигән иде ул.

Гомумән, Башкортстаннан башка төбәкләргә һәм илләргә ел саен 46-47 мең кеше күчеп китә. Бу хакта түгәрәк өстәл утырышында республиканың Стратегик тикшерүләр институты эксперты Гөлнар Хилажева сөйләгән. Күпчелек Ханты-Манси автоном бүлгесенә, Татарстанга һәм Чиләбе өлкәсенә күченә. Миграция кимүе ел саен сигез мең кеше тәшкил итә.

Күчеп китүчеләрнең күпчелегенә 15-29 яшь, шул исәптән кечкенә балалы гаиләләр. Республикага күбрәк яшьләре 50дән арткан өлкәннәр кайта. "Без сәламәт көчләр җибәрәбез, ә безгә үз көчләрен сарыф итеп бетергән кешеләр кайта", ди Хилажева.

Башка төбәкләргә эш эзләп китүчеләр саны белән Башкортстан Русиядә лидер булып тора. 2018 елда республикадан 161 мең кеше башка төбәккә китеп эшләгән. Бу эшкә сәләтле бөтен халыкның тугыз проценты дигән сүз.

Башстат җитәкчесе урынбасары Рөстәм Гатауллин быел республикада табигый кимүнең дә артуы күзәтелә дип белдергән. 2018 елда ул 3,4 мең кеше тәшкил итсә, быел гыйнвар-апрель аенда гына да инде өч мең кеше булган.

2006 елдан бала табу яшендәге хатын-кызлар саны да кимүгә таба бара. Хатын-кызлар соңрак һәм азрак бала таба башлаган.

Башкортстандагы демографик вазгыятьнең начараюы турында берничә ел рәттән сөйлиләр. Күптән түгел республика башлыгы вазифаларын башкаручы Радий Хәибров янына Мәскәү һава аланында Башкортстаннан вахта тәртибе белән эшләүче берничә кеше килгән һәм үз хәлләре турында сөйләгән. Хәбиров бу проблемны хәл итәргә кирәк дип белдерде.

XS
SM
MD
LG