Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тбилисида бәрелешләр нәтиҗәсендә 300дән артык кеше зыян күргән


Протест чарасында зыян күрүчеләр
Протест чарасында зыян күрүчеләр

20 июнь кичендә Грузия башкаласында протестлар барышында 300дән артык кеше зыян күргән. Алар арасында – 240лап протестчы һәм 80гә якын полиция хезмәткәре.

Грузия Эчке эшләр министрлыгы әлегә күпме кешенең кулга алынуын хәбәр итмәде. "Рустави-2" телеканалы хәбәр иткәнчә, кулга алынучыларның эшләре мәхкәмәдә карала.

Грузия президенты Саломе Зурабишвили Беларуска сәфәрен туктатып, ашыгыч рәвештә Тбилисига кайта.

Грузия башкаласында протест чаралары 20 июнь кичендә башланды. Моңа сәбәп итеп Русия думасы депутаты Сергей Гавриловның Грузия парламентында спикер кәнәфиендә утырып урыс телендә чыгыш ясавы атала. Протест белдерүчеләр парламент рәисе Ираклий Кобахидзе, Эчке эшләр министры Георгий Гахарий һәм Дәүләт иминлеге хезмәте башлыгы Вахтанг Гомелаурины вазифадан китүен таләп итә.

Соңрак урам чарасында катнашучыларның бер өлеше Грузия парламенты бинасына бәреп кергән, аларны аннан полиция кысрыклап чыгарган. Полиция парламент каршында җыелган меңнәрчә кешене махсус чаралар кулланып тараткан.

21 июньгә каршы төндә бер төркем протестчы Грузиянең хакимияттәге "Грузия хыялы – Демократик Грузия" фиркасенең штаб-фатирын җимергән. Демонстрантлар фирка туграсы төшкән байракларны яндырган, дип хәбәр итә Грузиянең Беренче каналы.

XS
SM
MD
LG