Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин Грузиягә очышларны вакытлыча туктата


Русия һава ширкәтләренә Грузиягә очу 8 июльдән тыелачак. Бу хакта карарны Русия президенты Владимир Путин имзалаган. Тыюның күпме дәвам итәчәге билгесез.

Әлеге тыюның "дәүләт иминлеген тәэмин итү максатыннан" кабул ителүе хәбәр ителә. Моннан тыш президент туризм операторларына Грузиягә турларны сатуны туктатырга киңәш итә. Хөкүмәткә хәзер Грузиядә булган русиялеләргә Русиягә кайтырга ярдәм итәргә кушылган.

Моңа кадәр Русия тышкы эшләр министрлыгы русиялеләргә "иминлек максатыннан" Грузиягә сәфәрдән баш тартырга киңәш иткән. Грузиядә булган ватандашларга күп кеше җыелган урыннарга бармаска киңәш ителгән. Ростуризм да, үз чиратында, туризм операторларына Тбилисига турларны сатмаска киңәш итә.

Русия туризм сәнәгате берлеге мәгълүматына күрә, хәзерге вакытта Грузиядә биш меңләп турист ял итә.

20 июнь кичендә Грузия башкаласында протест чаралары башланды. Моңа сәбәп итеп Русия думасы депутаты Сергей Гавриловның Грузия парламентында спикер кәнәфиендә утырып урыс телендә чыгыш ясавы атала.

Җомга көнне парламент рәисе Ираклий Кобахидзе вазифадан китүен​ белдерде.​ Протест белдерүчеләр шулай ук Эчке эшләр министры Георгий Гахарий һәм Дәүләт иминлеге хезмәте башлыгы Вахтанг Гомелаурины вазифадан китүен таләп итә.

21 июньгә каршы төндә бер төркем протестчы Грузиянең хакимияттәге "Грузия хыялы – Демократик Грузия" фиркасенең штаб-фатирын җимергән. Демонстрантлар фирка туграсы төшкән байракларны яндырган, дип хәбәр итә Грузиянең Беренче каналы.

21 июнь көнне оппозициянең киң протест чаралары нәтиҗәсендә Грузия парламенты рәисе вазифасыннан китте.

XS
SM
MD
LG