Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грузия парламенты рәисе вазифасыннан китә

Ираклий Кобахидзе
Ираклий Кобахидзе

Оппозициянең киң протест чаралары нәтиҗәсендә Грузия парламенты рәисе вазифасыннан китә. Бу – протестчыларның таләпләренең берсе иде.

Грузия парламенты рәисе Ираклий Кобахидзе вазифасыннан китә. Бу хакта "Грузия хыялы – Демократик Грузия" фиркасенең сәркатибе, Тбилиси мэры Каха Каладзе игълан итте. Ул шулай ук митингтагы тәртипсезлекләрдә "җавапсыз, деструктив көчләр"не гаепләде һәм аларның канун һәм җәмгыять алдында җавап бирергә тиешлеген белдерде.

Кобахидзеның эштән китүе – 20 июнь Тбилисида узган зур күләмле протест чарасының бер таләбе иде. Урам җыенында шулай ук Грузия Эчке эшләр министры һәм Иминлек хезмәте җитәкчесенең эштән китүе таләп ителде.

Грузия башкаласында протест чаралары башлануга төп сәбәп итеп Русия думасы депутаты Сергей Гавриловның Грузия парламентында спикер кәнәфиендә утырып урыс телендә чыгыш ясавы атала. Урам чарасында катнашучыларның бер өлеше Грузия парламенты бинасына бәреп керде, аларны аннан полиция кысрыклап чыгарды. Полиция парламент каршында җыелган меңнәрчә кешене махсус чаралар кулланып таратты.

Грузия парламенты янында Русия депутаты аркасында чыккан бәрелешләр

Грузия парламенты каршында яралы кеше. 20 июньгә каршы төндә биредә полиция күз яшьләндерү газы, резин ядрәләр, су сиптергечләр кулланды.
1/14 Грузия парламенты каршында яралы кеше. 20 июньгә каршы төндә биредә полиция күз яшьләндерү газы, резин ядрәләр, су сиптергечләр кулланды.
күбрәк күрсәт азрак күрсәт
Русия думасы депутаты Сергей Гаврилов Грузия парламенты рәисе кәнәфиенә утырып урысча чыгыш ясаганнан соң меңнәрчә кеше Тбилиси үзәгенә агылды.
2/14 Русия думасы депутаты Сергей Гаврилов Грузия парламенты рәисе кәнәфиенә утырып урысча чыгыш ясаганнан соң меңнәрчә кеше Тбилиси үзәгенә агылды.
күбрәк күрсәт азрак күрсәт
Ризасызлык белдерүчеләр парламент бинасына бәреп керергә теләгәч бәрелешләр башланды.
3/14 Ризасызлык белдерүчеләр парламент бинасына бәреп керергә теләгәч бәрелешләр башланды.
күбрәк күрсәт азрак күрсәт
Полиция парламент бинасы янында махсус чаралар куллана.
4/14 Полиция парламент бинасы янында махсус чаралар куллана.
күбрәк күрсәт азрак күрсәт
Күз яшьләндерү газын сулаган кешене читкә алып китәләр.
5/14 Күз яшьләндерү газын сулаган кешене читкә алып китәләр.
күбрәк күрсәт азрак күрсәт
Кешеләр күз яшьләндерү газыннан кача.
6/14 Кешеләр күз яшьләндерү газыннан кача.
күбрәк күрсәт азрак күрсәт
21 июньгә каршы төндә парламент бинасы янындагы бәрелешләр.
7/14 21 июньгә каршы төндә парламент бинасы янындагы бәрелешләр.
күбрәк күрсәт азрак күрсәт
Күз яшьләндерү газыннан качучы.
8/14 Күз яшьләндерү газыннан качучы.
күбрәк күрсәт азрак күрсәт
Бәрелешләрдә яраланган кеше.
9/14 Бәрелешләрдә яраланган кеше.
күбрәк күрсәт азрак күрсәт
Полиция су сиптергеч куллана. Хакимият белдерүенчә, бәрелешләрдә 70-ләп кеше, шул исәптән 39 полиция хезмәткәре яраланган.
10/14 Полиция су сиптергеч куллана. Хакимият белдерүенчә, бәрелешләрдә 70-ләп кеше, шул исәптән 39 полиция хезмәткәре яраланган.
күбрәк күрсәт азрак күрсәт
Яраланганнарның берсе. Бәрелешләр төне буе дәвам итте.
11/14 Яраланганнарның берсе. Бәрелешләр төне буе дәвам итте.
күбрәк күрсәт азрак күрсәт
Полициягә каршы торучыларның берсе.
12/14 Полициягә каршы торучыларның берсе.
күбрәк күрсәт азрак күрсәт
Полиция калканын тартып алган протестчылар.
13/14 Полиция калканын тартып алган протестчылар.
күбрәк күрсәт азрак күрсәт
21 июнь иртәсендә Тбилиси үзәге. Оппозицион сәясәтче Григол Вашадзе "Без 21 июнь 19:00 сәгатьтә Руставелли мәйданында очрашачакбыз. Безгә бу кешеләр белән ничек эш итү планы турында килешергә кирәк", диде.
14/14 21 июнь иртәсендә Тбилиси үзәге. Оппозицион сәясәтче Григол Вашадзе "Без 21 июнь 19:00 сәгатьтә Руставелли мәйданында очрашачакбыз. Безгә бу кешеләр белән ничек эш итү планы турында килешергә кирәк", диде.
күбрәк күрсәт азрак күрсәт
Previous slide
Next slide

21 июньгә каршы төндә бер төркем протестчы Грузиянең хакимияттәге "Грузия хыялы – Демократик Грузия" фиркасенең штаб-фатирын җимергән. Демонстрантлар фирка туграсы төшкән байракларны яндырган, дип хәбәр итә Грузиянең Беренче каналы.

This item is part of
XS
SM
MD
LG