20 июньдә Русия думасындагы КПРФ депутаты Сергей Гаврилов Грузия парламенты рәисе кәнәфиенә утырып урысча чыгыш ясаганнан соң Тбилиси үзәгендә башланган бәрелешләр төне буе дәвам итте. Дистәләрчә кеше яраланды, ризасызлык белдерүчеләр яңадан җыелырга вәгъдә итте. Оппозициянең киң протест чаралары нәтиҗәсендә 21 июньдә Грузия парламенты рәисе Ираклий Кобахидзе вазифасыннан китүен белдерде.
Грузия парламенты янында Русия депутаты аркасында чыккан бәрелешләр
![Грузия парламенты каршында яралы кеше. 20 июньгә каршы төндә биредә полиция күз яшьләндерү газы, резин ядрәләр, су сиптергечләр кулланды.](https://gdb.rferl.org/1b0a2570-b145-426e-be84-d37440affaf4_w1024_q10_s.jpg)
1
Грузия парламенты каршында яралы кеше. 20 июньгә каршы төндә биредә полиция күз яшьләндерү газы, резин ядрәләр, су сиптергечләр кулланды.
![Русия думасы депутаты Сергей Гаврилов Грузия парламенты рәисе кәнәфиенә утырып урысча чыгыш ясаганнан соң меңнәрчә кеше Тбилиси үзәгенә агылды.](https://gdb.rferl.org/14e9e463-4831-49ec-9514-090f20660e54_w1024_q10_s.jpg)
2
Русия думасы депутаты Сергей Гаврилов Грузия парламенты рәисе кәнәфиенә утырып урысча чыгыш ясаганнан соң меңнәрчә кеше Тбилиси үзәгенә агылды.
![Ризасызлык белдерүчеләр парламент бинасына бәреп керергә теләгәч бәрелешләр башланды.](https://gdb.rferl.org/7cfd084d-d136-473b-8066-612a530ea321_w1024_q10_s.jpg)
3
Ризасызлык белдерүчеләр парламент бинасына бәреп керергә теләгәч бәрелешләр башланды.
![Полиция парламент бинасы янында махсус чаралар куллана.](https://gdb.rferl.org/0ed7cebd-353a-403f-8d6d-10d1ebf25d1f_w1024_q10_s.jpg)
4
Полиция парламент бинасы янында махсус чаралар куллана.
![Күз яшьләндерү газын сулаган кешене читкә алып китәләр.](https://gdb.rferl.org/588c71c6-3a19-42f8-8707-8e1dfd4c0a2b_w1024_q10_s.jpg)
5
Күз яшьләндерү газын сулаган кешене читкә алып китәләр.
![Кешеләр күз яшьләндерү газыннан кача.](https://gdb.rferl.org/d4ff769a-c233-4d59-a35d-f363b262594f_w1024_q10_s.jpg)
6
Кешеләр күз яшьләндерү газыннан кача.
![21 июньгә каршы төндә парламент бинасы янындагы бәрелешләр.](https://gdb.rferl.org/c8238e04-a388-49e4-8fec-adc52b07686f_w1024_q10_s.jpg)
7
21 июньгә каршы төндә парламент бинасы янындагы бәрелешләр.
![Күз яшьләндерү газыннан качучы.](https://gdb.rferl.org/73258b39-e9c1-4e55-8eb3-f553a84026a5_w1024_q10_s.jpg)
8
Күз яшьләндерү газыннан качучы.
![Бәрелешләрдә яраланган кеше.](https://gdb.rferl.org/71deeac1-5b18-4b9e-9a8f-a29b82ed7765_w1024_q10_s.jpg)
9
Бәрелешләрдә яраланган кеше.
![Полиция су сиптергеч куллана. Хакимият белдерүенчә, бәрелешләрдә 70-ләп кеше, шул исәптән 39 полиция хезмәткәре яраланган.](https://gdb.rferl.org/db89afa2-386e-4496-b63d-30922aa3a958_w1024_q10_s.jpg)
10
Полиция су сиптергеч куллана. Хакимият белдерүенчә, бәрелешләрдә 70-ләп кеше, шул исәптән 39 полиция хезмәткәре яраланган.
![Яраланганнарның берсе. Бәрелешләр төне буе дәвам итте.](https://gdb.rferl.org/25ded7a0-80b5-4103-b573-27f7dcee3515_w1024_q10_s.jpg)
11
Яраланганнарның берсе. Бәрелешләр төне буе дәвам итте.
![Полициягә каршы торучыларның берсе.](https://gdb.rferl.org/7f5a7597-b721-418f-b1b3-af69d70e3b05_w1024_q10_s.jpg)
12
Полициягә каршы торучыларның берсе.
![Полиция калканын тартып алган протестчылар.](https://gdb.rferl.org/a24760fc-add4-4473-ad85-2fe292a03344_w1024_q10_s.jpg)
13
Полиция калканын тартып алган протестчылар.
![21 июнь иртәсендә Тбилиси үзәге. Оппозицион сәясәтче Григол Вашадзе "Без 21 июнь 19:00 сәгатьтә Руставелли мәйданында очрашачакбыз. Безгә бу кешеләр белән ничек эш итү планы турында килешергә кирәк", диде.](https://gdb.rferl.org/a5dac0fd-be7f-4e35-b3ca-4b35bab426fe_w1024_q10_s.jpg)
14
21 июнь иртәсендә Тбилиси үзәге. Оппозицион сәясәтче Григол Вашадзе "Без 21 июнь 19:00 сәгатьтә Руставелли мәйданында очрашачакбыз. Безгә бу кешеләр белән ничек эш итү планы турында килешергә кирәк", диде.