Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанга Төрекмәнстан президенты Бирдемөхәммәдов килде


Апрель аенда Татарстан президенты Төрекмәнстанга сәфәр кылган иде (архив фотосы)

Якшәмбе иртүк Казанга Төрекмәнстан президенты Корбангулы Бирдемөхәммәдов килде. Һава аланында аны Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, премьер-министр Алексей Песошин, Дәүләт шурасы рәисе Фәри Мөхәммәтшин һәм Казан мэры Илсур Метшин каршы алды.

Бүген ике президент Казан кирмәнендә эшлекле очрашу оештырачак, шуннан соң киңәйтелгән рәвештә зур сөйләшүләр планлаштырылган. Машиналар төзү, нефтехимия, мәгариф өлкәсендә килешүләр имзаланачак, дип көтелә.

Моннан тыш Бирдемөхәммәдов Татарстан президенты белән бергә бүген Казанда уза торган Сабантуйда да катнашырга, спорт ярышларын карарга җыена.

Төрекмәнстан президенты Казанга узган елның җәендә дә килгән иде. Ул чакта Азатлык сораштырган белгечләр Татарстан белән Төрекмәнстан хезмәттәшлеген югары бәяләгән, ләкин икътисад проблемнары сәбәпле Төрекмәнстанда тормыш авырлаша баруын искәртте.

Төрекмәнстан табигый газ ятмалары күләме белән дөньяда дүртенче урында тора, Русиядән тыш газны Кытайга һәм Иранга сата. Ләкин шул ук вакытта, БМО мәгълүматларына караганда, Төрекмәнстанда халык фәкыйрьлектә яши. Хокук яклаучылар Бердымөхәммәдовны оппозицияне бастыруда һәм сүз иреге булмауда гаепли.

фикерләр (1)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG