Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Төрекмәнстан халкы да спорт чарасы вакытында бик куанган иде, әмма хәзер..."


Төрекмәнстанда хатын-кызлар милли киемнән йөри
Төрекмәнстанда хатын-кызлар милли киемнән йөри

Табигый газ ятмаларына бай Төрекмәнстанда халык фәкыйрь яши. Күпләр Төркиягә китеп эшли. Узган елны оештырылган халыкара “Азиада” чарасына берничә млрд доллар тотылган. Халык ярык тагарак янында торып калган.

Җомга көнне Төрекмәнстан президенты Корбангули Бирдемөхәммәдов Татарстанга килә. Соңгы тапкыр Бирдемөхәммәдов Татарстанда моннан алты ел элек булып китте. Ул вакытта сәүдә-икътисади хезмәттәшлек килешүләре имзаланды. Венада яшәүче төрекмән хокук яклаучысы Фәрит Төхбатуллин Азатлыкка әйтүенчә, Төрекмәнстан Татарстан белән элемтәләрне элекке президент Сапармурат Ниязов булганда ук алып барды.

"Ул вакытта әле Татарстанда Миңтимер Шәймиев президент иде. Алар бер-берсенә барып йөрде. Хәзерге Төрекмәнстан президенты Корбангули Бирдемөхәммәдов да Шәймиев белән очрашты.

Элегрәк Төрекмәнстанда КамАЗ үзәге ачылды. Берничә йөз машина китерелде, әмма ул програм туктап калды дип беләм. Бу финанс хәлләргә бәйледер инде. Мөгаен машиналар өчен түли алмаганнардыр. Бәлкем бу очрашуда шул бурычлар турында сүз барыр”, диде ул.

Төхбатуллин әйтүенчә, Төрекмәнстанда соңгы берничә елда икътисад проблемнары сәбәпле тормыш авырлаша бара. Бюджетның төп керемен нефть һәм газ акчалары тәшкил итә. Бу чималга бәяләр нык төште. Шул сәбәпле илдә күп кенә ташламалар бетерелде.

Фәрит Төхбәтуллин
Фәрит Төхбәтуллин

"Элек су, газ бушка булса, берничә ел элек бу бетерелде. Моннан тыш илдә эшсезләр бик күп. Әгәр күрше Таҗикстан, Үзбәкстаннан кешеләр акча эшләргә Русиягә бара алса, Төрекмәнстан элегрәк барлык элекке Совет берлеге илләре белән виза тәртибе кертте. Төрекмәннәр бары Төркиягә генә визасыз бара ала. Күпләре анда канунсыз кала. Күп төрекмәннәр хәзер Төркиядә эшли.

Бу әлбәттә проблемны хәл итми. Фәкыйрьлек зур. Соңгы ике елда валютаны ирекле алыштыру туктатылды. Бу чит ил белән элемтәләр тоткан бизнесменнар эшенә аяк чалды. Кайберләре Төрекмәнстанда нәрсәдер җитештереп читкә җибәрәрләр иде, кайберләре читтә җитештереп илгә кертеп сата иде. Хәзер болай эшләп булмый, чөнки акчаны ирекле алмаштыру мөмкин түгел.

Шул ук алып-сатучылар Төркия, Кытай, Һиндстаннан вак-төяк алып кайтып сәүдә итә иде. Хәзер ирекле акча алмаштыру беткәч алар да проблемга очрады. Тауарларын саткач манатны (Төрекмән акча берәмлеге) долларга алыштыра алмыйлар. Шул сәбәпле яңа товарга бара алмый калалар. Бу барысы да халыкка тәэсир итә. Төркиядә эшләүчеләр хезмәт хакларын Western Union аша Төрекмәнстандагы туганнарына җибәрә, хәзер ул акчаларны манат белән рәсми курс нигезендә генә алып була. Ә рәсми һәм кара базар бәясенең аермасы 5-6 тапкырга җитә. Кешеләр бик күп югалта. Аларга 100 доллар җибәргән булсалар, алар аның 20сен генә кулга төшерә. Шуңа кемдер акчаны кесәдә алып кайта, тагын төрле юлларны эзләүчеләр бар. Әмма болар барысы да канунсыз.

Хәтта Олимпиада уздыручы илләрнең дә һәрберсе бу кадәр акча туздырмый.

Ил икътисад упкынынга терәлде. Шул сәбәпле хәзер хакимият кредитлар, инвестицияләр җәлеп итү белән мәшгуль. Әмма илдә хәтта хакимият тарафыннан да кануннар үтәлмәү сәбәпле, күп кенә чит ил ширкәтләре, аерым алганда кайчандыр Төрекмәнстан базарында эшләгән Франция, Төркия оешмалары китте.

Булган акчаларны хакимият үз-үзен акламый торган проектларга тота. Узган елны “Азиада-2017” дигән халыкара спорт уеннары узды. Ул уеннарга 6-7 млрд доллар акча китте. 2,5 млрд долларга Ашгабадта яңа һава аланы төзелде, кунакханәләр, спорт корылмалары булдырылды. Бу бик зур акчалар. Хәтта Олимпиада уздыручы илләрнең дә һәрберсе бу кадәр акча туздырмый. Барлык корылмалар да ак мәрмәрдән иде, шуңа инде ул бюджетка шактый сукты. Социаль чыгымнарга акча җитми башлады", ди төрекмән хокук яклаучысы.

Төхбатуллин "Азиада" чарасын хәзер Русиядә уза торган дөнья футбол беренчелеге белән чагыштыру урынлы булуын әйтә.

"Хәзер Русиядә дөнья футбол беренчелеге бара. Халык Русия такымы җиңгәнгә "ура-ура" дип куана. Шундый ук хәл узган елны Төрекмәнстанда "Азиада" үткәндә дә күзәтелде. Имеш әллә кайдан кунаклар килде, медальләр, анысы-монысы... Менә хәзер барысы да ярык тагарак алдында калды. Халык моны сизә. Әлбәттә протестлар юк. Бөтенесе бастырылган.

Эшкә сәләтле яшьләрнең күбесе чит илдә акча эшли. Икенче өлеше бюджет оешмаларында хезмәт итә һәм эш урыннарын югалтудан куркып берни дәшми. Әлегә халык түзә. Чит илдә укучы студентлар гына Facebook-та дәгъваларын белдереп яза. Канәгатьсезлек бар, әмма ул Совет заманында кухняда барса, хәзер аның заманча варианты кулланыла”, ди ул социаль челтәрләрне истә тотып.

Чит илдә укучы студентлар гына Файсбукта дәгъваларын белдереп яза.

Шул ук вакытта Төрекмәнстанның үзендә интернет бик кыйммәткә төшә, шуңа ул үсеш алмаган.

"Дөньяда иң кыйммәт интернет Төрекмәнстандадыр, мөгаен. Аның сыйфаты да бик начар – акрын эшли. Шулай ук хакимият аны куллануга даими аяк чалып килә. Күп кенә сайтлар томаланган. “Азатлык”ның төрекмән хезмәте сайты да томаланган. Facebook-ка, Twitter-га кереп булмый. Кешеләр үзләрен кызыксындырган сайтларга керә алмый.

Төрекмәнстанның үзендә бәйсез матбугат, радио-телевидение юк. Барысы да дәүләтнеке санала. Чит илләр каналларын иярчен тәлинкәләр аша карый алалар. Аны бик күпләр куллана иде, шул ук вакытта соңгы биш-алты елда хакимият аңа каршы көрәш алып бара. Ул тәлинкәләрне алып, гомум бер антенна куярга тәкъдим итәләр. Анда инде дәүләт теләгән каналларны гына калдыра алачак. Моның белән дәүләт оешмалары шөгыльләнә", ди Төхбатуллин.

Альберт Борханов
Альберт Борханов

90нчы елларга кадәр Төрекмәнстанда яшәгән, аннары Татарстанга күченгән галим, тарихчы Альберт Борханов хәзер дә төрекмән галимнәре белән элемтәләр сакланган, мөнәсәбәтләр яхшы дип әйтә.

Галим Татарстан белән Төрекмәнстан хезмәттәшлеген югары бәяли. Беренче чиратта, фәнни дәрәҗәдә элемтәләр бик яхшы ди ул.

"Этнография, тел һәм әдәбият, кулъязмалар институтлары белән мөнәсәбәтләр урнаштырылган, Татарстан галимнәре алар белән бергә эшли, уртак тикшеренүләр алып барыла, фәнни мәкаләләр чыгара.

Фәнни өлкәдән тыш Татарстанның Төрекмәнстан белән уртак икътисади проектлары күп. Төрекмәнстанда Татарстанның даими вәкиллеге актив эшләп килә. КамАЗ филиалы ачылган иде. Татарстанда төрекмәннәрнең милли-мәдәни автономиясе бар", ди галим.

Борханов Төрекмәнстан "нейтралитет" сәясәтен алып бара, артык сәяси мөнәсәбәтләргә тыкшынмыйча, барлык күршеләре белән бертигез сәүдә, икътисади мөнәсәбәтләр саклый дип әйтә.

Галим илдә "авторитаризм, кырыс сәяси систем" булуына карамастан, халыкның тормыш сыйфаты яхшы дигән фикердә.

"Тормышны яхшырту газ сату хисабына бара, бензин һәм газны илдә бик арзанга саталар", ди Альберт Борханов.

Белешмә: Төрекмәнстан табигый газ ятмалары күләме белән дөньяда дүртенче урында тора, Русиядән тыш газны Кытайга һәм Иранга сата. Ләкин шул ук вакытта, БМО мәгълүматларына караганда, Төрекмәнстанда халык фәкыйрьлектә яши. Хокук яклаучылар Бердымөхәммәдовны оппозицияне бастыруда һәм сүз иреге булмауда гаепли.

XS
SM
MD
LG