Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркмән яшьләре рэп җырлар белән протест белдерә


Маро тәхәллүсе белән танылган җырчы Максат Какабаев
Маро тәхәллүсе белән танылган җырчы Максат Какабаев

Әле генә Корбангули Бирдемөхәммәдовны яңа мөддәткә президент итеп сайлаган Төркмәнстанда үз сүзен ирекле рәвештә белдерә алмаучы яшьләр уйларын җырга салып тарата. Хакимиятнең рэп җырлар яздыру һәм таратуга каршы чикләүләренә карамастан, бу төр музыка популярлаша, рэп төркемнәренең саны да арта бара.

Билгесез бер төркмән рэп җырчысы: «Күзләреңне ачып көзгегә кара. Тирә-ягыңа кара. Туктама. Уян. Җиткән икән – җиткән» дип җырлый.

Бу җырда әллә ни куркыныч сүзләр юк, әлбәттә. Тик, дөньяның иң ябык илләреннән берсе – Төркмәнстанда хәтта үзгәрешләргә чакыручы шундый саклык белән сайланган сүзләр дә авторитар режимга куркыныч буларак кабул ителергә һәм зинданга илтергә мөмкин.

Әмма төрмә куркынычы да Төркмәнстанда хакимият чикләүләренә каршы чыгучы рэп төркемнәренең саны һәм популярлыгы артуга комачауламый.

Илдә рэп җырлар язу һәм тарату рәсми рәвештә тыелмаган. Әмма чикне үтүчеләргә карата күрелгән чаралар аларның авызларын үлчәп ачарга тиешлеген күрсәтә.

Күп кенә рэп төркемнәре үз җырларын таратуның яңа ысулларын таба. Күбесе үз җырларын яшерен рәвештә яздырып аларны YouTubе аша, кесә телефоннары аша тарата.

Кайбер кыюраклары хәтта үз җырларын дәүләт тарафыннан хупланган җырлар гына яздырыла торган музыка студияләрендә яздыра.

Германиядә яшәүче төркмән журналисты Таһир Шир Мөхәммәди Төркмәнстанда яшьләр рэп музыка белән дәүләтнең репрессияләренә каршы һәм көндәлек тормыш кыенлыкларына каршы протест белдерә ди.

“Төркмән рэпчылары сәяси мәсьәләләр һәм социаль проблемнар турында, гомумән эшсезлек, наркомания һәм чикләүләр кебек яшьләр тормышы турында җырлый. Бу мәсьәләләр аларны борчыса да, илдәге репрессив шартлар аркасында алар үз сәяси карашларын ирекле рәвештә белдерә алмый”, ди Мөхәммәди.

Төркмән рэпчыларына хакимияттән янаган куркынычны былтыр бер мәшһүр рэп җырчының төрмәгә ябылуы ачык чагылдыра.

Тәфсилле мәгълүмат булмаса да, гайре-рәсми хәбәрләргә караганда, сәхнәдә Маро тәхәллүсе белән танылган Максат Какабаев узган елның гыйнварында Ашхабадта кулга алынып башта 15 тәүлеккә зинданга ябылган.

Соңрак аны ике елга япканнар һәм күп тә үтмәстән атасын, бертуганын һәм хәтта җизнәсен дә тотып япканнар.

Хакимият Мароның ни өчен кулга алынуына һәм төрмәгә ябылуына бернинди аңлатма бирмәде. Әмма, Мөхәммәди кебек журналистлар фикеренчә, аны үз җырларына Төркмәнстандагы рәсми хупланган этно-поп музыкадан аермалы буларак идеологик төсмерләр өстәгән өчен кулга алганнар.

Бигрәк тә Мароның бер җыры хакимияткә ризасызлык уятучы буларак кабул ителә. “Уян, Уян!” исемле бу җырны хөкүмәт халыкны илдәге режимга каршы күтәрелергә чакыру буларак кабул иткән диләр.

“Һәркем сынау өчен туган. Мөмкинлектән колак какмагыз. Үзегезне бер дә югалтмагыз. Үзегезгә ышаныгыз. Юкса соң булачак. Уяныгыз, уяныгыз”, дип җырлый Маро.

Марога кадәр дә Төркмәнстанда музыкантларның хакимият тарафыннан төрле чикләүләргә дучар булганы бар. Элекке президент Сапармурат Ниязов “төркмән менталитетына” каршы килә дип Көнбатыш сәнгатенең барлык диярлек төрләрен тыйган иде.

Оппозицион Gundogar интернет сәхифәсе “Президент Ниязов мондый тыюларның чемпионы иде. 2001 елда ул опера, балет, цирк һәм башка төрле сәхнә сәнгатен тыючы карар имзалады”, дип яза.

2006 елда Ниязовның вафаты һәм аның урынына хәзерге президент Корбангули Бирдемөхәммәдовның килүе музыкантлар һәм сәнгатькәрләрнең хәле үзгәрер дигән өметләр уяткан иде. Әмма Бирдемөхәммәдовның кайбер карарларыннан соң, шул исәптән хатын-кыз башкаручылардан сәхнәгә көнбатышча түгел, төркмән милли киеменнән чыгуны таләп итүче карарыннан соң ул өметләр бик тиз юкка чыкты.
XS
SM
MD
LG