Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан халкын Сабантуйга озак вакыт кертми торганнар


Сабантуй мәйданына керү ягы
Сабантуй мәйданына керү ягы

Кешеләрне кертмәү сәбәпле, бәйрәм мәйданчыгына керүдә этеш-төртеш барлыкка килгән.

23 июнь көнне Казанның Тынычлык бистәсендә, шәһәр Сабантуе узарга тиешле урында, мәйданчыкка кергәндә этеш-төртеш барлыкка килгән. Idel.Реалии хәбәр итүенчә, кешеләрне бәйрәм узасы мәйданга озак кертми торганнар.

"Кешеләрне Сабантуйга кертмәделәр. Кешеләр анда бара, ә полиция кире бора. Анда Рөстәм Миңнеханов диләр", дип сөйли урында булган казанлы.

Мәйданга керү урынында ике йөздән артык кеше тупланган. Алар үзләрен бәйрәмгә кертергә сораганнар һәм "Оят" дип кычкырганнар. Кешеләрнең җыелуы аркасында тукталыштан автобуслар да чыга алмаган.

Бүген Казан Сабантуена Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов килергә тиеш. Ул бәйрәмгә Казанга килгән Төрекмәнстан президенты Корбангулы Бирдемөхәммәдов белән бергә бара.

XS
SM
MD
LG