Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан бизнес-омбудсмены Тимур Нагуманов Әлмәт башлыгы вазифасына тәкъдим ителде


Тимур Нагуманов
Тимур Нагуманов

Тимур Нагуманов бизнес-обмудсмен вазифасыннан 22 июньдә алынган. Дүшәмбе ул Әлмәт башлыгы вазифасына тәкъдим ителде.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов фәрманы белән республика президенты каршындагы эшмәкәрләр хокукларын яклау вәкиле Тимур Нагуманов вазифасыннан алынган. Бу хакта Миңнехановның матбугат хезмәте хәбәр итте. Фәрман 22 июньдә имзаланган.

"Аппаратная" Telegtam каналы язуынча, Татарстан парламенты спикеры Фәрит Мөхәммәтшин Нагумановны Әлмәт башлыгы вазифасына тәкъдим иткән. Бүген Әлмәт районы шурасы депутатларының чираттан тыш сессиясе уза.

Тимур Нагуманов 1983 елда Казанда туган. Югары белемле икътисадчы.

Төрле елларда Яшел үзән шәһәрендә теркәлгән "Остин" ширкәтендә, Буа шикәр заводында, "Зәй шикәре" ширкәтендә, Борындык элеваторында эшләгән.

2007 елдан 2013 елга кадәр Чүпрәле районын җитәкләде.

Татарстанның бизнес омбудсмены итеп 2013 елның гыйнварында билгеләнгән иде.

Әтисе - Дмитрий Нагуманов, 1990-1997 елларда Татарстан финанс министры булды.

XS
SM
MD
LG