Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатар яшьләре Казанда милли байрак көнен бәйрәм итте


Кырымтатар яшьләре Мәрҗани һәйкәле янында
Кырымтатар яшьләре Мәрҗани һәйкәле янында

Алар Шиһабетдин Мәрҗани һәйкәле янында "Гүзәл Кырым" һәм "Ант иткәнмен" җырларын башкардылар.

24 июнь кичендә бер төркем кырымтатар яшьләре, милли байракларын кулларына тотып, кырымтатарларның рәсми һәм рәсми булмаган гимннарын башкардылар. "Гүзәл Кырым" һәм "Ант иткәнмен" җырларын яшьләр Казанның Иске татар бистәсендә, Шиһабетдин Мәрҗани һәйкәле янында җырладылар. Гимннарны башкаргач алар бергәләшеп "Байрак көне хәерле булсын" дип кычкырдылар.

Кырымтатар яшьләре Казанда милли байрак көнен бәйрәм итте
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:00 0:00

Азатлыкка Кырым мөселманнары Диния нәзарәтенең җаваплы сәркатибе Айдер Адҗимамбетов сөйләгәнчә, бу чара Кырымда 26 июньдә билгеләп үтелә торган Милли байрак көненә багышлана.

Акция уздыру өчен нигә нәкъ менә Мәрҗани һәйкәле сайланды, дигән сорауга Адҗимамбетов "Мәрҗани Габдулла Тукай белән беррәттән Казан татарларының символы булып тора" диде. "Кырымтатарлар символы Исмәгыйль Гаспринский булган шикелле", дип өстәде ул.

Айдер әйтүенчә, шундый ук акцияләр Кырым татарлары яшәгән барлык шәһәрләрдә һәм илләрдә дә уза.

Кырымтатар яшьләре Татарстан башкаласына Казан инновацион институтының магистратурасында укырга килгән.

26 июнь көне кырымтатар байрагы көне буларак билгели.

XS
SM
MD
LG