Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа шурасы парламент ассамблеясе Русияне июнь сессиясендә катнашырга чакырды


Европа Шурасының парламент ассамблеясе
Европа Шурасының парламент ассамблеясе

Русия делегациясе 25 июньдә ассамблея эшендә катнаша ала, ә 26 июньдә ПАСЕның яңа баш секретарен сайлауда тавыш бирәчәк. Русиянең ПАСЕга кайтуына Украина каршы.

Европа шурасы парламент ассамблеясе (ПАСЕ) тугыз сәгатькә якын барган фикер алышулардан соң Русия делегациясенә ПАСЕ эшендә катнашырга рөхсәт бирүче резолюция кабул итте. Документны 118 депутат хуплады, 62се каршы тавыш бирде, 10 депутат тотылып калды.

Кабул ителгән резолюция ПАСЕ регламентына үзгәрешләр кертә һәм делегацияләргә тавыш бирү, чыгыш ясау һәм оешмага тәкъдим ителү хокукын гарантияли. Әлеге хокуклар делегация әгъзаларының вәкаләтләре яңадан каралган очракта да саклана.

Шулай итеп, Русия делегациясе 25 июньдә ассамблея эшендә катнаша ала, ә 26 июньдә ПАСЕның яңа баш секретарен сайлауда тавыш бирәчәк. Яңа җитәкче Турбьёрн Ягландны алыштырачак һәм быел көз вазифасына керешәчәк.

Русиянең ПАСЕга кайтуына Украина каршы. Тавыш бирүдән соң Украина делегациясе башлыгы Владимир Арьев Facebook-та: "ПАСЕ зомби халәтендә төнге сәгать бердә агрессорга ишеген ачты. Оят", дип язды.

Югары Раданың евроинтеграция мәсьәләләре комитеты рәисе Интерфакска украин делегациясе үзен русияләр белән бер залда утыручы итеп күрә алмый дигән. Бу очракта Украина ПАСЕның җәйге сессиясендә катнашуын туктатып тора.

2014 елда Кырымны аннексияләгән һәм Украинаның көнчыгышында сепаратистларга ярдәм иткәне өчен Русиядән ПАСЕда тавыш бирү хокукы алынды. Русия вәкилләре ассамблея утырышларында катнашу, чыгыш ясау һәм комитетларда эшләү хокукына гына ия иде.

Әлеге очрактан соң Мәскәү каршылык йөзеннән Европа шурасы парламент ассамблеясе сессияләрендә катнашудан баш тартты. Франция, Британия, Германия, Италия һәм Төркия белән беррәттән Русия Европа шурасының иң төп кертемчесе булып тора. Ел саен ул 30 миллион евро тирәсе түләп тора иде.

Бүгенге көндә Русяинең Европа шурасы каршында бурычы 75 миллион евро тәшкил итә. Мәскәү аны кайтарырга җыенамы, анысы хәбәр ителми.

XS
SM
MD
LG